Ветераннарыбызны беркайчан да онытырга хакыбыз юк
Бөек Ватан сугышы тынганына быел сиксән ел була.
Бу канкойгыч, рәхимсез сугыш турында әти-әниләрдән, әби-бабайлардан, укытучылардан ишетеп, илебез халкына күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, югалтулар китерүен белеп үстек.
Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез белән без сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле.
Утлар, сулар кичкән шул ветераннар арасында минем күрше бабам Мөхетдинов Исмәгыйль Җәләлетдин улы да бар.
Ул 1921 елның июлендә Татарстан АССРның Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында колхозчы гаиләсендә туа. Шушы авыл мәктәбендә укый. 1940 елда Апас районы хәрби комиссариатыннан армиягә мобилизацияләнә. Сугыш башлана. Яшь егет Белоруссия армиясендә хезмәт итә. Өлкән разведчик, ефрейтор була.
Демобилизациядән соң туган авылындагы колхозда төрле вазифаларда эшли, ферма мөдире дә була. Күп тапкырлар җирле (авыл) Советы депутаты итеп сайлана.
Күрше бабай Исмәгыйль Мөхетдинов үзе кебек эш сөючән, уңган, намуслы кыз – Хәтимә апаны яр итә. Аларның тормышларын ямьләп бер-бер артлы балалары туа. Кызларын, улларын олы тормышка чыгарып, күрше әби белән алар тигез гомер кичерделәр.
Исмәгыйль бабай Мөхетдинов 1992 елда вафат булды, Зур Әтрәч зиратына җирләнде.
Балачаклары, яшьлекләре сугыш елларына туры килгән буын тормышның авыр сынауларын кичерсә дә, алар бернәрсәдән дә зарланмадылар, һәр туган көнгә сөенеп яшәделәр һәм яшиләр.
Менә шулай үз-үзләрен аямыйча, илебез, халкыбыз тынычлыгы өчен сәламәтлекләрен калдырып кайткан, гомерләрен биргән ветераннарыбызны безнең беркайчан да онытырга хакыбыз юк. Алар мирас итеп калдырган матур тормышның кадерен белеп, дус-тату яшәү – безнең бурыч.
Исмәгыйль Җәләлетдин улы Мөхетдинов сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Дан ордены, “Варшаваны азат иткән өчен”, “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Илнур Юнысов. Фото Мөхетдиновларның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев