Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Канун барысыннан өстен

Яклау хокукы - прокуратураның төп эше.

- Прокуратура алдында бүген нинди бурычлар тора һәм аның эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр нинди? - һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без район прокуроры Илдар Гайнуллин белән булган әңгәмәбезне әлеге сораулардан башладык.
- Прокуратурага киң кырлы бурыч­лар куелган. Бу федераль законлылык артыннан күзәтү, шул исәптән гражданнарның хезмәт хакларын үз вакытында түләүне, балигълык яшендә булмаучыларның, инвалид­ларның, пенсионерларның хокукларын тәэмин итү. Прокуратураның эше торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә законлылыкны тәэмин итүне дә күз уңында тота. Табигатьне сак­лауга зур игътибар бүлеп бирелә. Прокурорлар судларда дәүләт гаеп­ләвен хуплыйлар һәм гражданнарның эшләрен карауда катнашалар.
Моннан тыш, прокуратура җинаятьчелек белән көрәш буенча хокук сак­лау органнары эшчәнлеген координацияли, җинаять-процессуаль һәм хокук саклау органнарының оператив-эзләү эшчәнлеге артыннан күзәтеп баруны тормышка ашыра. Прокуратура органнары эшчәннәренең коррупциягә каршы хәрәкәтен дә аеруча өстенлеклеләр исәбенә кертергә була.
- Илдар Гомәрович, үткән ел эчендә район прокуратурасы тарафыннан районда законлылыкны тәэмин итү өчен нинди чаралар кабул ителде?
- Әгәр эшнең исәп күрсәткечләренә килсәк, ул чакта былтыр тикшерү барышында безнең тарафтан закон бозуның 832 очрагы ачыкланды. Әлеге хокук бозуларны бетерү буенча судка 167 гариза бирелде, законсыз хокукый актларга 125 протест китерелде, 231 тәкъдим итү чыгарылды, аның буенча 269 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Прокурор карары буенча, 19 вазифаи зат административ җаваплылык төрендә штрафка тартылды. Җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен тикшерү органнарына юлланган материал буенча җинаять эше кузгатылды.
Безнең тарафтан судта 159 затка карата 150 җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды.
Бер ел эчендә прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның 161 мөрәҗәгате керде, шуның 27се хезмәт законын бозу, 9ы - торак законы, 9ы - суд карарын үтәү мәсьәләсе буенча, 32се җинаятьләр турындагы хәбәрне карау, тикшерүчеләр, сорау алучылар һәм башка мәсьәләләр белән бәйле хокук бозулар.
- Нинди өлкәләрдә барыннан да күбрәк хокук бозулар ачыкланды?
- Хокук бозуларның күбесе хезмәт закончалыгында - 264.
- Прокуратурага нинди проблемалар һәм сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итәләр?
- Без омтыла торган төп максат ул - кешеләргә дөрес итеп ярдәм күрсәтү, аларның бозылган хокукларын торгызу. Гражданнар район прокуратурасына хезмәт законы, тикшерү һәм сорау алу, суд карарларын, торак законын, торак-коммуналь өлкәсе, административ хокук бозулар һәм башкаларны үтәү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.
- Сезнең караш буенча, нинди эш үзенчәлекле булды?
- Узган елны районның хокук сак­лау органнары тарафыннан "яңгырашлы" берничә эш тикшерелде һәм шуннан соң дәүләт гаепләүчесе катнашы белән судта каралды. Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре тарафыннан Ш. һәм М.-ның Тәтеш шәһәрендә төрле урыннарда куелган наркотикларны тормышка ашыру һәм Интернет челтәрен файдалану белән аннан соңгы сату фактына чик куелды. Суд аларга 10 ел да 6 айга һәм 8 елга каты режимдагы төзәтү колониясендә җәза үтү белән ирекләреннән мәхрүм итү төрендәге җәза билгеләде.
Тарихи вакыйгалар һәм эпохалар алышынды, әмма дәүләт, җәмгыять, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау прокуратура эшчәнлегендә һәрвакытта мөһим өстенлек булып калды.
Ялган ОСАГО полислары тарату очраклары чикләнелде, ялган рәсми документлар ясау һәм алдакчылыкны ачыклау фактлары буенча гражданка С. тикшерелде, җинаять эше судка юлланды. Гражданнарга китерелгән зыян эшне карау вакытында өлешчә кайтарылды. Эш суд тарафыннан каралды һәм гаепләү карары чыгарылды.
2017 елда район суды тарафыннан тикшерү органнары хезмәткәрләренең законсыз бүләк алуы белән бәйле 2 җинаять эше каралды. Бер очракта суд 50 мең штраф белән 3 елга шартлы рәвештә иректән, дәүләт хезмәтендә биләгән вазифасында 3 ел эшләү хокукыннан мәхрүм итү төрендә җәза билгеләде. Башка җинаять эше буенча шулай ук шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү төрендәге җәза билгеләнде.
- Прокуратура судка дәгъва гаризаларын нинди сораулар буенча юллады?
- Үткән ел эчендә судка 3462000 сумга 167 дәгъва (гариза) юлланды. Гаризаларның күбесе (157) гражданнарның хезмәт хокукларын бозу белән бәйле. Шулай ук җинаятьләр белән китерелгән зыянны кайтару (5), ачык төрдәге туберкулез белән авыручы затларны мәҗбүри дәвалануга җибәрү (2), табиб-психиатрда исәптә торган гражданинның транспорт йөртү хокукын туктату турындагы дәгъвалар белдерелде.
- Экология елында шушы юнәлештәге тикшерүләр уздырылдымы?
- Тирә-як мохитне саклау - ул бары тик зур финанс йогынтысы белән бәйле булган чаралар җыелмасы гына түгел. Көндәлек әйтелә торган "Җыештырган түгел, ә чүпләмәгән җир чиста" дигән әйтемне хәтерлисездер. Табигатьне саклау аздан, безнең тирә-юнебезне әйләндереп алган - йорт яны территориясенә, җиргә, һәрбер куакка, агачка сак караштан башлана, дип уйлыйм. Әгәр искә төшерсәк, күпләр үзләрен урманда ничек тоталар һәм артларыннан нәрсәләр кала? Һәркем табигатькә сакчыл карый башлаганда гына, тәртип урнашачак.
Үткән елда җирне һәм туфракны саклау белән бәйле 9 хокук бозу ачыкланды, дәгъва белдерелде һәм тиешсез чүплекләрне юк итү буенча гариза чыгарылды. 2 тапкыр су закончалыгын бозу ачыкланды - "Алексеевск керамикасы" ҖЧҖның вазифаи затлары административ җаваплылыкка тартылды, алар йогынтысы аркасында гражданнарга Идел елгасына килү чикләнгән була. Катнашу нәтиҗәсендә хокук бозу бетерелде.
- Безнең укучыларга сезнең те­ләкләрегез.
- Барысына да сәламәтлек, җитеш­лек, тотрыклылык, район халкы канунны бозмавын һәм үзләре дә хокук бозулардан зыян күрмәвен, үз хокукларын аеруча да актив яклауларын телим. Кирәк булганда хокук саклау органнарына, шул исәптән прокуратурага вакытында мөрәҗәгать итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев