Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

Бу көн киң колач белән таралучы ВИЧ-инфекциясен бөтенкешелек тырышлыгы белән генә туктатырга мөмкин булуын искә төшерә. Үлемгә китерүче әлеге куркыныч чир хакында ТР Роспетребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег МАЗЮКИН сөйли:

- ВИЧ-инфекциясе бүген, ни аяныч, тормыш чынбарлыгы. Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 17902 кеше исәпләнә, теркәлү башыннан бирле 3768е үлгән, шуларның 8е - балалар.

Организмында вирус йөртүче кешеләр инфекция чыганагы булып торалар. Аның күчүенең төп юлы - җенси һәм парентераль (венага наркотик матдәләр кертү). Быел ВИЧ-инфекциясе белән зарарлануның төп сәбәбе җенси юл (66,4 процент) булды, наркотик матдәләр кулланганда инфекция йоктыручылар - 32 процент. Әлеге чир 30 яшьтән өлкәннәр арасында күп күзәтелә, 70 проценттан артык. Халыкның социаль яраклашкан катламнарын эпидемиологик процесска җәлеп итү юнәлеше саклана. Татарстанлылар арасында җенси юл белән зарарланучылар 51 процент - эшләүчеләр, 14 процент - яман гадәтлеләр (алкоголь кулланучылар һәм катнашмалар тартучылар).

Вирус шулай ук йөклелек вакытында, бала тудырганда, күкрәк сөте имезгәндә анадан балага күчәргә мөмкин. ВИЧ-инфекцияле аналардан 2184 бала туган, 90ына ВИЧ-инфекцияле диагноз куелган. СПИДны профилактикалау - өстенлекле илкүләм "Сәламәтлек" проектының төп юнәлешләренең берсе. Әмма бу медицина проблемасы гына түгел. Гасыр чумасының төп алымнары - сәламәт яшәү рәвеше алып бару, югары әхлаклылык һәм гаилә традицияләре. Бүгенге көндә ВИЧтан бары тик сезнең белән безнең сәламәт акылыбыз гына дару була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев