Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Тәтеш район башлыгы Рәмис Сафиуллов Кораллы Көчләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, җирле бәрелеш­ләрдә катнашучыларны, хәрби хезмәткәрләрне һәм район халкын тәбрик итә.

Хәрби хезмәт Ватанны саклауны үзенең изге вазифасы һәм намус эше дип санаучы көчле һәм батыр кешеләрнең бурычы булды һәм шулай булып кала да. Ватанны саклаучылар көнендә без хәзерге вакытта Россиянең иминлеген тәэмин итүчеләрне данлыйбыз һәм яу кырыннан әйләнеп кайтмаучыларны искә алабыз. Әмма илебезне кулга корал тотып кына сакларга һәм ныгытырга дигән сүз түгел. Сәламәт икътисадтан һәм алга киткән сәнәгатьтән башка да Дәүләт көчле була алмый, шуңа да бу көн - һәр ир-егеткә аның тоткан урынын искә төшерү. Хатын-кызлар һәм балаларны, өлкәннәрне һәм зәгыйфьләрне якларга, гаилә һәм Ватанның терәге булырга - бу һәр көчле затның бурычы, диелә котлауда.

Район башлыгы һәркемгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет, уңышлар, тынычлык һәм җитешлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X