Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

29 ноябрь Әниләр көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хатын-кыз-аналарга ихлас котлаулары һәм җылы теләкләре белән мөрәҗәгать итә.

Әниләр көне - иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Аналарның бөек һәм изге мәхәббәте безне бишектә чакта ук җылытып, саклап килә, тормыш авырлыкларын җиңәргә, уңышка өметләнергә, ышанырга ярдәм итә. Ничә яшьтә булсак та, әниләребезнең җылы сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәше һәрвакыт кирәк. Балаларның физик һәм әх­лакый сәламәтлеге - хатын-кыз-аналар кулында, димәк - безнең уңышлы килә­чәгебез дә. Гаилә учагын саклаучы кадерле затлар, сезнең ихлас яратуыгыз, корычтай сабырлыгыгыз, олы җанлылыгыгыз өчен алдыгызда хөрмәт белән баш иябез, диелә котлауда.
Район башлыгы бөтен хатын-кызларга сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм җитешлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев