Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аграриягә барыр идем, өйрәтегез мине

Район мәктәпләрен тәмамлаучыларга республика агросәнәгате комплексында эшләү өчен киң мөмкинлекләр ачыла.

Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре белән очрашу өлкән сыйныфлар өчен һөнәр сайлау турында җитди уйланырга сәбәп булды. Күп кенә чыгышларда яңгыраган: "Укып чыкканнан соң минем кирәгем булыр микән?" дигән сорауга канәгатьләндерерлек җавап бирелде.

"РФ авыл хуҗалыгы җирләренең 2,3 процентын биләгән Татарстан авыл хуҗалыгы продукцияләренең 5 процентка якынын җитештерә, - дип аңлатты ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Титов. - Әмма вакыт үз таләпләрен куя. Туктаусыз алга бару һәм тагын да югарырак үрләргә күтәрелү өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк. Хәзерге вакытта төп звеноның профильле белгечләре - агрономнар, зоотехниклар, ветврачлар, инженерлар, икътисадчылар җитешми, хәтта терлекчеләр һәм механизаторлар таләп ителә". Алар укучыларга үзләренең шәһәр тормышына кушылып китә һәм күңелләренә хуш килгән эшне таба алулары хакында уйланырга киңәш иттеләр, чөнки халыкта "Кайда туган, шунда яраган" дигән мәкаль дә бар бит.

Авылдагы яшьләргә дәүләт яр­дәме дә сала кешеләре өчен куәтле этәргеч булып тора, студентлар эскәмиясеннән башлап, эшләүче белгечләрне ныгытып калдыруга кадәр.

Казан дәүләт аграр университетында кадрлар әзерләү юнәлеш­ләре турында чыгарылыш укучылары аның проректоры Булат Җиһаншиннан белделәр, ә күрсәтелгән фильм студентларның күпкырлы тормышы белән таныштырды.

Илебезнең иң карт уку йортларының берсе - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе. Ректор Галимҗан Кәбиров әлеге уку йортының казанышлары турында сөйләде, белгечлек факультетларын санап үтте, аның өстәмә докладчылары биредәге студентларның спортта һәм мәдәнияттә нинди нәтиҗәләргә ирешүләрен бәян иттеләр.

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәкъдим итү аның матди-техник тәэмин ителеше һәм чыгарылыш яшьләренең эшкә урнашу мөмкинлекләре турындагы видеолар белән бергә алып барылды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Шумилова һөнәр сайлау уңаеннан үзенчәлек­ле тест үткәрде.

Авыл хуҗалыгы тармагында бай эш тәҗрибәсе булган район башлыгы Рәмис Сафиуллов әйтеп үткәнчә, бүгенге көндә рес­публикада агробизнес киң колач ала бара, һәм бу киләчәк үсешкә ирешү өчен лаеклы старт мәйданчыгына әйләнәчәк. "Икътисадның әлеге секторындагы кадрларга ихтыяҗ һәрвакыт булачак, шулай булгач, үзегез сайлагыз", - дип йомгак ясады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев