Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аларга ышанып юлга чыгабыз

Әсхәт Рафиков руль артында берничә йөз мең километр юл узган.

Кызыл Тархан егете автомәктәптә укып таныклык алган вакытта бөтен гомере машиналар белән бәйле булыр дип күз алдына да китермәгәндер. Армиядә дә, шуннан соң да ул машинадан аерылмый. 2001 елда үз эшен ачарга уйлый. Тәвәккәлли һәм эшенең уңышлы булачагына ышана. Автобуста пассажирлар ташу белән әле беркем дә шөгыльләнми торган була. Банкта кредит рәсмиләштереп, ул үзенең 15 метрлы беренче "Газел"ен сатып ала. Пассажирларны капка төп­ләреннән алып китеп, адреслары буенча китереп тә куя. Тора-бара тәҗрибәле шоферга ышанган үз клиентлары барлыкка килә. Ышаныч белән бергә маршрутлы такси хезмәтеннән файдаланырга теләү­челәр дә арта. Автопаркны киңәй­тү зарурлыгы килеп туа: тагын 4 "Газель" ала. Бер дигән коллектив туплый, бүгенге көндә аңарда 24 кеше эшли. Алар төрле, әмма барсы да - намуслы. Кызлары да әтиләренә булышалар. Земфирасы, Казан икътисад институтын тәмамлап Тәтешкә кайткан һәм инде унберенче елын баш бухгалтер булып эшли. Укытучы хезмәтен калдырып, кызы Гөлия дә предприятие­гә күчкән. Тендр оту нәтиҗәсендә эшнең төгәл маршруты билгеләнгән - Тәтеш - Казан. Эшмәкәрлек өчен терәк барлыкка килгән. Аянычка, әллә инде бәхеткә каршы, акча артыннан куучы намуссызлар, тизлекне арттыручылар арка­сында илдә "Газель"гә ышаныч кими. Шунда Әсхәт Рафиков яңа автомобильләр алу турында уйлана башлый һәм уңайлыкны беренче урынга куя. Юл ераклыгы артык сизелмәсен өчен утыргычлары җылы, йомшак, эсседән коткаручы кондиционеры, суыкта җылыту системасы, салонда музыкасы, телевизоры һәм тагын багаж бүлеге булганнарын күз уңында тота. Шундый машина хакында хыялланып ул үзе армиядә хезмәт иткән ерак Владивостокка китә. Тәвәккәлләп ялгызы юлга чыга. Үҗәт­леге, характерының ныклыгы ярдәм иткән, күрәсең. Заманча яңа Hyun­dai Aero Town автобусында 10 мең километр­дан артык узарга (юлның төрлесе очрый) кирәк була. Һөнәри сизгерлеге һәм осталыгы сынатмый: катлаулы хәлләрдә дөрес карарлар кабул итә. Туып- үскән Татарстан җире башлангач, хәтерендә гүзәл Байкал күле күренешләре калкып чыга, аның ярлары буйлап бер тәү­лек барырга туры килә аңа. Беренче автобусны, хәер калган башкаларын да коллектив бәйрәм кебек кабул итә. Хәзер автопарк даими яңартылып тора, тагын өч HIGER корея һәм япон "мерседес"лары өстәлә.

Былтыр предприятиенең ун еллыгын билгеләп үткәннәр. Түгәрәк дата уңаеннан тәтешлеләргә бүләк ясаганнар - Казанга ун тапкыр бушлай барып кайту оештырганнар. 8 Мартта хатын-кызларны хөрмәтләгәннәр - барлык мар­шрутлар буенча да бушлай йөрткәннәр. Татарстанның тарихи урыннарына - Болгарга, Зөягә, хәтта Соль-Илецкига барырга заказлар кабул итәләр.

Әсхәт Әүхәт улы үзе турында сөйләргә яратмый, күбрәк ышанычлы шоферларын мактый. Янәшәбезгә Ринат Маханов килеп басты. "Бу безнең иң кирәкле кеше, хезмәт кенәгәсе буенча гына механик ул, тимер, агач эшен дә әйбәт белә, кыскасы - алтын куллы оста. Минем уң кулым. Менә Малик Яһудин - тәртипле, пөхтә һәм ихтирамлы, хезмәттәшләренә, пассажирларга һәрвакыт ярдәмчел". Җитәкче барсы хакында да сөйләргә ашыкты, шулай да алар иң җылы сүзләрне үз пассажирларыннан ишетсеннәр иде, диясе килә.

Рафиков шоферлары (тәтешлеләр аларны шулай дип йөртәләр) эше мактауга лаек. Апас, Кама Тамагы, Югары Ослан кешеләре газетага рәхмәт хатлары юллыйлар, "Татарстан яшьләре" газетасында да аның эше, уңайлы расписаниесе өчен рәхмәт белдергәннәр. Шулай да беренче урында кеше факторы - шоферларның үз эшләренә мөнәсәбәтләре, пассажирларга ихтирамлы, сабыр, ярдәмчел булулары һәм эшләрендә зур җаваплылык тоюлары. Автобуска утырганда кешеләр аларга иң кыйммәтлесен - тормышларын ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев