Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алыштырырга ашыкканнар

Чәршәмбе көнне районыбызда бер сәгать эчендә өч юл-транспорт вакыйгасы булды.

Күп кенә шоферлар, көннәр җылынуга сөенеп, машиналарындагы кышкы резинаны җәйгесенә алыштырганнар. Бу аңлашыла да, коры асфальттан "шиплар" белән йөрүе кызганыч. Әмма яз көне һава торышы тиз үзгәрүчән була. Әгәр бүген кояш җылытып, температура плюс булса, иртәгә янә кыш килүе ихтимал. Шушы араларда Россиянең күп регионнарында шундый хәл күзәтелде. Бу атнада, балаларны сөендереп, мамыктай кар яуды.

Чәршәмбе көнне, 2нче апрельдә, Тәтеш - Буа трассасында өч машина капланды. Бәхеткә каршы, берәү дә зарар күрмәде. Бу хәл кыска гына вакыт эчендә сәгать 10 белән 11 арасында килеп чыккан. Өчлекнең беренчесе "Лада Гранта" Тәтеш - Буа трассасының уникенче километрында зыян күрә. Шуннан соң әлеге юлның өченче километрында "Волга" кюветка оча. Һәм шунда ук, шәһәргә бер километр якынрак, вакыйга булган урыннан кайтып килүче ЮХИДИ инспекторлары күз алдында, "ГАЗ-4732" йөк машинасы юл кырыена төшеп китә.

Юлларда тәртип саклау­чылар әйткәнчә, кап­ланган машиналарның барсында да җәйге резиналар, ә "ГАЗ-4732"нең арткы көпчәге бөтенләй "пеләш" булган.

- Көчле җил, кар, җәйге резина һәм иң мөһиме - шундый шартларда шоферларның тизлек режимын үтәмәүләре әлеге вакыйгаларның сәбәпчесе, - дип аңлата Тәтеш районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марат Галиуллин. - Әгәр сез кышкы резинаны җәйгесенә алыштыргансыз, ә һава торышы кинәт үзгәреп киткән икән, ул чакта бик тә игътибарлы булырга һәм сәгатенә 30-40 километрлы тизлекне үтәргә кирәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларга резиналарны җәйгесенә алыштыру белән ашыкмаска киңәш итәләр, чөнки һава торышы начарланганда идарә итүе берничә тапкырга кими һәм моның күңелсез нәтиҗәләргә китерүе мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев