Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Архиерей дини йола башкарды

Урамда чатнама суык, ә районның православие динен тотучылар өчен бәйрәм - дүшәмбе көнне Казан Архиепискобы һәм Татарстан Анастасие Тәтешкә килде.

Троицк чиркәвендә ул дини йола башкарды, шуннан соң җыелучыларга вәгазь сөйләде.

Архиерей христиан диненә булган ышанычларын еллар буе саклап һәм гыйбадәтханәнең торгызылуына ышанып, аның өчен бик күп иконалар саклап калган өлкән буын тәтешлеләрне искә төшерде. Советлар Союзы таркалган чорда нәрсә дә булса булдыру хакында хыялланып та булмый иде, шуңа да Тәтештә Троицк чиркәве эшли башлады дигән хәбәр тиз арада бөтен тирә-якка таралды. Шуны да әйтергә кирәк, 1990 елның 30 сентябрендә безнең гыйбадәтханәне нәкъ менә Казан Архиепискобы һәм Татарстан Анастасие изгеләндергән.

Аянычка каршы, кеше фани дөньяда үзенең кунак кына икәнлеген онытты, без әхлагыбызны кайгыртмыйбыз. Хәер, дип мөрәҗәгать итте Архиерей, Ходай безгә туры юлны тәкъдим итә, ул Инҗилдә дә күрсәтелгән. Шуңа да Аллаһ сүзеннән чыкмас­ка кирәк. Архиепископ илдә булачак Президент сайлауларын да читләтеп узмады. 4 мартта диде ул, ил язмышы гына түгел, һәм, әлбәттә, чиркәү язмышы да хәл ителә. Ходай безгә акыл һәм йөрәк биргән, шулай булгач, сайлауда ялгышмасак иде.

Шуннан соң Килдештә гыйбадәтханә төзеткәне һәм мәхәлләгә даими булышлык күрсәткәне өчен ул "Авангард" ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Абрамовка Казан Изге Гурия медале тапшырды. Шундый ук бүләк "Надежда" ҖЧҖ директоры Николай Сергеевка да бирелде.

Аннары Архиерей руханилар белән җыелыш уздырды, анда Идел аръягы төбәгенең барлык дин әһелләре катнаштылар. Алар чиркәү алдында торган кайбер мәсьәләләрне, шул исәптән хәйриячелекне һәм гыйбадәтханәләрне яңарту, яшьләр белән эшләүне тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: религия