Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ашлык басуы тылсымы

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә.

"Казаков" КФХ

Әлеге фермерлык хуҗалыгында көзге бодай 44 гектар били. Басуда "Дон", "Енисей" һәм "Нива" комбайннарында өч экипаж эшли. Сигез сәгатьлек эш көнендә комбайнчылар 60 тоннага якын бөртек суктыралар. Беренче һәм икенче эшкәртүдән соң ашлык складка озатыла, анда җыелган уңышны тиешенчә саклау өчен бөтен шартлар тудырылган.
Вакытны һәм ягулыкны янга калдыру өчен механизаторларга аш турыдан-туры кырга китерелә.

"Уңыш начар түгел, - дип хәбәр итә хуҗалык җитәкчесе Сергей Казаков, - гектардан 25 центнер. Өлгерүгә карап сабан бодае һәм арпага күчәчәкбез. Бүгенге 1350 гектарны киләчәктә ике меңгә җиткерергә уйлыйм. Үзем туып-үскән Урюм җирен чүп үләннәре басып китүенә йөрәгем әрни", - дип өстәде борчылуын яшермичә, Сергей Михайлович.

"Авангард" ҖЧҖ

Хуҗалык ындыр табагында безне склад мөдире Сергей Семанин каршылады. "Хәзер көзге бодай ПСМ-25 аша беренче кат чистарту уза. Коры бөртек шунда ук складка озатыла. Урак башлануга сөенәм, ашлыкны көндез дә, төнлә дә кабул итәргә без әзер, гәрәбәдәй ташкын агып кына торсын" , - дип елмаеп сөйли ул.

Үлчәүдә эшләүче Раиса Митрюшкина сишәмбедә 150 тонна бөртек кабул иткән. Без сөйләшкән арада, ашлык төягән машина килеп туктады, һәм шунда ук агроном-орлык­чы Галина Нестерова ялт кына автомашина басмасына сикереп менде дә, дым үлчәгечен бөртеккә батырды һәм бодайның корылыгын ачыклады - 14 процент, димәк, киптереп торасы юк.

Безнең янга килеп җиткән ындыр табагы мөдире Нина Семанина, ул лаек­лы ялда булса да икенче ел рәттән урак өстендә эшкә чыккан, фикерләре белән уртаклашты. "Елның бу вакытын бик тә яратам. Өйдә утырасы килми, ә биредә эш кайный, кешеләр белән аралашам, үземнең кирәклегемне сизәм, хәер эш хакы да әйбәт", - диде ул.

Хуҗалык җитәкчесе Виктор Абрамов бүген (30 июльдә) кырга биш комбайн чыгуын, ике МТЗ-1221 тракторы һәм ЗиЛның кырдан бөтен яктылык көнендә ашлык ташуын әйтте, чык төшмәгәндә, эш ике сменада алып барыла. Биредә көзге бодай 200 гектар һәм арыш та шулкадәр мәйданда игелгән.

Хуҗалыкта слесарь-ремон­тчылар бригадасы эшли. Станислав Горбунов, Василий Уланов һәм Александр Гоголиннар хуҗалыкның ындыр табагындагы механизмнарны тәртиптә тоталар һәм төзеклеген күзәтәләр. Кирәге чыкканда комбайн штурвалы артына да утыра алалар.

"Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ

Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә урып-җыю эшләре 30 июльгә өченче көн дәвам итә иде. Куәтле сигез "Клаас" комбайннарының һәркайсы көнгә 1200 центнер бөртек суктыра. Кырдан ындыр табагына йөреп торучы КамАЗлар инде 960 тонна бөртек ташыганнар. Борындык элеваторына өченче класслы 500 тоннадан артык көзге бодай тапшырылган.

Хуҗалык җитәкчесе Рәмис Сафиуллов әйткәнчә, әлеге басуның уңдырышлылыгы өчен зур эшләр башкарылган: сөрү җиренең һәр гектарына тәэсир итүчән матдә исәбеннән 200 килограмм минераль ашлама кертелгән, күп тапкырлар үсемлекләрне саклау чаралары үткәрелгән, шулай ук өстән тукландыру да башкарылган, яфрак авыруларына каршы фунгицид белән эшкәрткәннәр. Һәм җир тук башаклары белән җавап биргән - әлеге басуның һәр гектарыннан уңыш 50 центнерга якын тәшкил иткән.

Без турыдан-туры уракта катнашучылар белән аралаштык.
Альберт Шәйдуллин (рәсемдә) игенчелек хезмәте белән унике яшеннән таныш.

Ә моңа комбайнчы булып эшләүче агасы Рәфыйкъның энесен үзенә ярдәмче итеп алуы сәбәпче булган. Мәктәп укучысының җәйге ялы чын ирләр холкы тәрбияләүгә әйләнә: иртә таңнан торырга, көчеңне бөтен эш көненә җитәрлек итеп бүләргә һәм эш вакытында аеруча игътибарлы булырга кирәк була.

Безнең авыл хуҗалыгы техникумының "механик" белгече бүлеген тәмамлаганнан соң, егет туган авылына кайта. Башта "Дон-1500" комбайнында эшли, аннары аңа Ropa чөгендер комбайнын ышанып тапшыралар, бүгенге көндә ул куәтле "Клаас Тукано" белән күңеленә якын кырларны иңли.

Баш инженер Юрий Мешков аны ышанычлы һәм яхшы белгеч дип бәяли. Ул техниканы ярата һәм аңа сак карый. Чөнки идарә иткән вакытта өстәмә белем таләп итүче яңа авыл хуҗалыгы агрегатын юкка гына аңа ышанып тапшырмаганнар бит.

"Хәзер бездә уттай кызу эш өсте, - ди Альберт. - Без ярдәмчем Алексей Иванов белән тиз һәм сыйфатлы эшләргә тырышабыз, чөнки вакытында өлгерергә һәм күп итеп суктырырга кирәк".
Механизатор кырда комбайн штурвалы артында үзен судагы балык кебек хис итүе белән уртак­лашты. Өстәвенә хезмәт хакы да лаеклы, шулай ук хуҗалыкта югары күрсәткечләр өчен матди хуплау чаралары да кулланыла.

Егетне туган авылы Жуководагы уңай үзгәрешләр сөендерә: социаль сфера объектлары ачыла, юллар төзелә. Альберт киләчәктә аның үсәчәгенә ышана һәм үз нәселен ата-бабалары җирендә дәвам итәргә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев