Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һава торышына сылтамагыз

Район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән безнең хәбәрчебез дә рейдка чыкты.

Шәһәрнең иң җанлы урыннарының берсе Ленин һәм Горький урамнары тыкрыгы бугай. Наряд та нәкъ менә шул урында урнашты.
Машинадан чыгуыбыз булды, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Артур Алеев шунда ук җәяүле кичүенә таба китте: бер хатын-кыз, светофорда кызыл ут янып торуга карамастан, урамның икенче ягына чыгып бара иде. Полиция хезмәткәре аның тукталуын сорагач, ханым гаҗәпләнеп: "Ни гаебем бар?" - дип сорады. Оныгының авыруына сылтап, дару алырга аптекага ашыгуын, шуңа да светофорга игътибар итмәвен әйтте. Илмир Гариповның профилактик әңгәмәсеннән соң, ул "зебрага" аяк басты һәм яшел ут кабынгач кына кузгалып китте.
Өлкәннәрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләренә без инде күнектек. Тик менә яшьләр гаҗәп­ләндерә: әллә кагыйдәләрне белмиләр, я булмаса, "бәлки"гә ышаналар. Яшь кенә ана мәктәпкәчә яшьтәге кызчыгын җитәкләп кызыл утка юл аша йөгереп чыкты, шул чакта шофер чак кына туктап өлгерде. Инспекторның әлеге ханымның битарафлыгына карата катгый кисәтүе киләчәктә аны шундый уйланмаган адымнардан саклар, дип ышанам. Тагын ике шофер нык ашыкты бугай, чөнки "зебрадагы" җәяүлеләрне үткәреп җибәрмәде һәм шуның өчен җәзасын алды.
16 яшькә кадәр юл хәрәкәте кагый­дәләрен бозучыларның "STOP - синең тормышыңа куркыныч яный" карточкасы шәһәр мәктәпләренең бер укучысына бирелде. Ул, кагыйдәләрне белә торып, урам аша чык­канда аларны үтәмәде, ә янәшәдә барган әнисенә ышанды. Шундый сорау туа: "Аларның балаларына кем үрнәк күрсәтер икән?"
Машинадагы кайбер пассажирлар да акчаларын кызганмыйлар, күрәсең. Инспектор туктатканнан соң, киң таралган аклану сүзләре: "Иминлек каешын әле генә ычкындырдым; кузгалып кына киттек, эләктерергә өлгермәдем". Рейд вакытында шул уңайдан 3 гражданга административ җәза бирелде.
Быелгы һава торышын аңларлык түгел: я буран, я яңгыр. Дәүләт номерлары пычрап беткән 5 шофер шуның белән акланырга тырышты, ә бит теләсә нинди һава шартларында алар укылырлык булырга тиешлеген яхшы беләләр.
Сезоннар арасында һәм кышкы айларда пыялаларның яктылык үткәрүчәнлегенә таләпләр аеруча актуаль, шуңа да карамастан, бер машинаның тоныкландырылган пыя­ласы билгеләнгән нормадан артык иде.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы ачыкланды. Әмма, полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, алар өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларны җәзага тарту түгел, ә аварияләрне булдырмау һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев