Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балачакның шат авазлары тынмасын

Күңелле җәй һәм, әлбәттә, иң озын каникуллар 1 июньнән башлана. Барлык ата-аналар да шул җәйге көннәрдә балаларының рәхәтләнеп ял итүләрен, көч туплауларын һәм истә калырлык тәэсирләр алуларын телиләр. Ә моның өчен лагерьга юлламалар алу хакында алдан кайгырту гына аз, гаилә ялын ничек оештыру мөмкинлеген дә уйларга кирәк. Походлар, палаткаларда төн...

Күңелле җәй һәм, әлбәттә, иң озын каникуллар 1 июньнән башлана. Барлык ата-аналар да шул җәйге көннәрдә балаларының рәхәтләнеп ял итүләрен, көч туплауларын һәм истә калырлык тәэсирләр алуларын телиләр. Ә моның өчен лагерьга юлламалар алу хакында алдан кайгырту гына аз, гаилә ялын ничек оештыру мөмкинлеген дә уйларга кирәк. Походлар, палаткаларда төн кунулар, балык тотулар, су коенулар, экскурсияләр, фотога төшүләр, балалар аттракционнарына барулар һәм бөтен гаилә белән бергә вакытны кызыклы итеп уздырулар алар өчен бик тә кирәкле! Чөнки аны яратучы бәхетле гаилә - бала өчен төп хыял булган һәм шулай булачак.

Кызылгалстуклылар юбилее


Нармонка урта мәктәбендә Пионерия көнен билгеләп үттеләр.

Укучылар физкультура укытучысы Евгений Волков белән бергә күл янәшәсендә спорт мәйданчыгын төзекләндерделәр һәм буядылар. Бәйрәмгә район башлыгы урынбасары Александр Дубровский, райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов, Нармонка, Чинчурино, Федоровка авыл җирлекләре башлыклары, элекке пионервожатый Алексей Зотов, күрше мәктәп балалары һәм аларның әти-әниләре чакырылдылар.

Көне кояшлы һәм җылы иде. Сафка тезелү, элекке кебек, флаг күтәрүдән башланды. Бу мактаулы хокук уку алдынгысы Анастасия Филатовага тапшырылды. Балалар пионер хәрәкәте тарихы, пионер җырлары белән таныштылар. Бәйрәм спорт уеннары, конкурслар белән дәвам итте: аркан тартышу, чүлмәк вату, шашка турниры, капчык киеп йөгерү һәм башкалар.

Төшке аш вакыты җитте. Бәйгедә катнашучы балыкчылар тоткан балыктан тәмле уха, итле бәрәңге боткасы пешергәннәр, чәй әзерләгәннәр. Жюри йомгак ясаган арада, "ялга туктау" конкурсы узды. Укучылар пионер җырлары әзерләп сәхнәләштерделәр, анда башлангыч сыйныфлар беренче булдылар. Бәйрәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Аны оештыруда булышлык күрсәткән җирлек башлыкларына, "Содружество" ҖЧҖга, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә, бушка аппаратуралар биреп торган "Яңа гасыр" мәдәни күңел ачу үзәгенә зур рәхмәт белдерәбез.
Наталья БЕРДНИКОВА.

Җан авазы

Караватта йоклый сабый, йоклый изрәп,
Урыны җылы, тамагы тук, өсте бөтен.
Әгәр ачса ак юрганын тиберченеп,
Тәрбияче апалары килеп яба аның өстен.
Ачык йөзле тәрбияче апалары,
Гүя алар балаларның аналары.

Тезелгәннәр матур-матур караватлар,
Нәниләргә уйнар өчен бик күп монда
уенчыклар.
Чиста-пөхтә, һәр нәрсәнең үз урыны,
Тик җитми шул ана назы, бишек җыры.
Нидер җитми күңелләргә, эчтә бушлык,
Буш икән шул йөрәктәге ана урыны.

Көтә бала, күзен алмый тәрәзәдән,
- Килер әни! Алып китәр мине бүген.
Көн дә шулай кабатлана, сабый көтә,
Әйтеләчәк сүзләрне ул яттан белә:
"Әнием, бәгърем, бик сагындым, көттем сине".
Чуп-чуп итеп битләреннән аның үбә.

Еллар үтте, бала үсте,
Әнигә дә картлык җитте.
Тәннәр сызлый, куллар тотмый,
Аякның да хәле бетте.
Кая барсын, кемгә кирәк әни-кеше?
Ачы язмыш - картлар йорты аның өе.

"Көтмә әни, син килмәдең мин көткәндә,
Бары калды ачы язмыш үткәннәрдә".
Көтми хәзер әни-кеше, өмет уты инде сүнде,
Җан газабы аны шулай гүргә кертте.
Асия МИННУЛЛИНА. Байраш авылы.

Әкият белән очрашу


Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең "Кояш нуры" клубында чираттагы занятие үзенчәлекле булды.


Мөмкинлекләре чикләнгән унсигез бала Мәскәүнең Юрий Никулин циркы тамашасын карарга Казанга бардылар. Күпчелек балалар бу сәяхәт турында хыялланмаганнар да, әмма халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Тәтеш балкышы" белгечләре инициативасы, инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Халикова һәм райбашкарма комитеты булышлыгында әкият белән очрашу булды. Тамашаның беренче минутларыннан ук су, яктылык һәм ут үз эченә бөтереп алгандай итте. Цирк түбәсенә кадәр күтәрелгән фонтан барсын да таң калдырды.

Балалар экзотик җәнлекләрне кызыксынып күзәттеләр. Анатолий Сокол иллюзиясен гаҗәпләнеп һәм шул ук вакытта сөенеп карадылар. Әйе, онытылмаслык тәэсирләр алдылар, фотога да төштеләр.
Светлана КАМФАРОВА, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дети