Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барлык мәнфәгатьләрнең үзәге – укучы

"Түгәрәк өстәлдә" катнашучылар Олы Тархан урта мәктәбендә база урта мәктәпләре проблемаларын тикшерделәр.

Бүген җәмгыятьне борчыган проблемаларның берсе - мәктәпләрне оптимальләштерү.

Бу хәл районда әрнүле бара. Келәшлеләр, мәсәлән, балаларын Тәтештәге татар мәктәбендә укытудан баш тарттылар, аларны Буага җибәрделәр. Мондый карарның дөреслеген бәяләргә вакыт ярдәм итәр. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Фәткуллов хәбәреннән күренгәнчә, бүгенгә - 15 урта, 5 - төп һәм 17 башлангыч мәктәп бар. 2500 укучының 320се үз авылларыннан читтә белем ала. Оптимальләштерү әле тәмамланмаган. 2012 елда Богдашкино, Пролей-Каша, Урюм һәм Киртәле авылларында үзгәртеп корулар булачак.

Балаларын база мәктәпләрендә укыту өчен шартлар тудыру буенча ата-аналарның борчуын уртаклашып, район хакимияте укучыларны мәктәпләргә китерү һәм укыту процессын оештыру мәсьәләләрен хәл итә. Шул уңайдан оештырылган "түгәрәк өстәлдә" район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов, райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Фәткуллов, база мәктәпләре директорлары, җирлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, юл участогы һәм автотранспорт хуҗалыгы җитәкчеләре катнаштылар. Әңгәмәгә керешер алдыннан район башлыгы Олы Тархан мәктәбендә Бессоново, Югары Тархан, Башчы, Сөендек, Бидәңге укучыларын ничек каршы алулары белән кызыксынды.

- Коллектив безне әйбәт каршы алды һәм мәктәп тә ошый, - диделәр алар бертавыштан.

- Килеп йөрүе читенме?

- Бер сәгаткә иртәрәк торырга туры килә, күнегербез.

- Башка уңайсызлыклар бармы?

- Юллар бик начар. Һәр урында да автобус көтәр өчен павильоннар юк.

Дәрестән соң да автобус көтәргә туры килә, чөнки төрле сыйныфларда ул төрле вакытта тәмамлана. Спорт сөючеләр спортзал итеп җиһазландырылган классларда волейбол, бас­кетбол уйнау өчен урыннар аз булуын искәрттеләр. Укучылар санап үткән проблемалар әңгәмәдә катнашучылар игътибарыннан читтә калмады.

Мәктәптә балалар саны артуы аның абруен күтәрә, шуның белән бергә катлаулылыклар да барлыкка килде, дип билгеләп үтте Олы Тархан мәктәбе директоры Расих Шагаев. Укучылар коллективы гына түгел, укытучылар составы да яңарган. Балаларга да, укытучыларга да яңа шартларга, яңа коллективка җайлашырга кирәк. Мәктәп күп милләтлегә әйләнгән.

Уку әсбаплары белән проб­лемалар килеп туган, спорт инвентарьлары, мәктәп ашханәсе өчен өстәмә җиһазлар кирәк. Бу мәсьәләләрнең бер өлеше инде хәл ителгән. Яңа уку елы алдыннан башка база мәктәпләре коллективларына да шундый проблемаларны чишәргә туры килгән.

Расих Шагаев юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен хәл итү зарурлыгын да искә төшерде. Мәктәп тирәсендә павильон да, җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урыны да һәм "Сак булыгыз, балалар!" билгесе дә юк.

Укучылар өйләренә таралышканчы аларның мәшгульлек проблемасы яңгыраган иде, бу уңайдан Олы Тархан мәктәбендә озайтылган көн группасы оештырылган, анда өлкән сыйныфтагыларны көткән арада башлангычлар дәресләрен әзерлиләр, Нармонкада исә андый балалар белән укытучы шөгыльләнә, әмма бушлай, яллар алу хисабына. Биредә бердәм карар юк. Дөрес, ата-аналар бала­ларының өйгә иртәрәк кайтуларын телиләр. Шул уңайдан өстәмә автобус рейсы турындагы мәсьәләне дә, барлык мөмкинлекләрне исәпкә алып, тикшерү тәкъдим ителде. "Түгәрәк өстәлдә" катнашучылар укучыларны кечкенә авыллардан (Кече Тормы, Никифорово һәм башкалар, аларда кагыйдә буларак 2-3 бала гына), база мәктәпләренә ташу мәсьәләсен күтәрделәр. Мондый очракларда карарны ата-аналар белән бергә җирлек башлыклары кабул итәләр.

Очрашуга йомгак ясап, Мөхәррәм Ибәтов яңгыраган проблемаларны хәл итү юлларын билгеләде.

Икътисади күзлектән чыгып, мәктәп автобуслары базасын Тәтештән Олы Тарханга күчерү мәсьәләсе өйрәнеләчәк. Җирлек башлыкларына мәктәп автобуслары маршрутлары буенча үз территория­ләрендә юл билгеләре урнаштыру, шулай ук кечкенә авыллардан укучыларны китерү мәсьәләсе турында карар кабул итү йөкләнде. Ашханәләрне кирәкле җи­һазлар белән тулыландыру да этаплап хәл ителәчәк. Мәгариф бүлегенә укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсен эшләп җиткерү йөкләнде. Районның юл службасына мәктәп автобуслары йөри торган юллардагы чокырларны ремонтлау мөмкинлеген эзләү тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев