Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барсын да кадрлар хәл итә

Авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализларга иртәрәк яки белгечләр фикерен тыңлар чак.

"Бакырчы" ҖЧҖ эшкә узган елның май ахырында кереште. Төп эшчәнлек төре - сөт җитештерү, эшкәртү, саклау, сату, һәм, иң мөһиме, хуҗалык җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров әйтүенчә, әлеге продукцияне сату тотрык­лы акча керүен га­ран­тия­ли.
Республика җитәкчелеге ярдәмендә хуҗалык кирәкле техникага ия булган. Нәселле 101 танага "Парадиз"дан сатып алынган 270 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 68 савым сыер өстәлгән.
Эшкә, кем әйтмешли, җиң сызганып, крестьяннарга хас тырышлык бе­лән керешкәннәр. Һәм менә хуҗалыкта сыерлар 137гә, башмак таналар һәм нәселле бозаулар 66га җиткән. Алты айлык 49 баш бозау, карау­чыларын сөендереп, матур гына үсеп килә, ә төрле яшьтәге яшь маллар 200гә җиткән. Хуҗалык эшчәннәре - тырышлар, сакчыллар, савымны һәм бозауларның үсешен арттыру белән ихластан кызыксыналар. Дөресрәге, хуҗалык итә белүче беркайчан да эшне үзагымга куймаячак. Менә савымдагы аерымлык­лар: әгәр июньдә һәр сыердан 5,3 литр сау­салар, бүген - 10,4. Бу рекорд түгел, омтылырлык максатлар бар, дип саный Илгиз Фатыйх улы. Ә терлекче­ләр яшь малларның үсешен тәүлегенә уртача 800әр граммга арттыруны бурыч итеп куялар (бүгенге көндә - 623 грамм).
"2015 елның 7 аенда без терлекләрнең тере­ләй авырлыгын 32,1 тоннага җиткердек, 234 тонна сөт саудык, аның товарлы­лыгы 89 процент тәшкил итте, - дип эшләрнең ба­рышы белән таныштыра хуҗалык җитәкчесе. - Планнарда 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт комплексы төзү. Моның безнең җирлекне өстәмә эш урыннары белән тәэмин итәчәгенә һәм авыл халкының эш эзләп читкә китмәячәгенә иманым камил. Га­иләңнән һәм якыннарыңнан аерылмый гына, өйдә яшәп тә яхшы акча эшләп алыр­га мөмкин. Эшчәннәрнең табышлары җитеш­терелгән продукция кү­ләмнәренә турыдан-туры бәйле. Мәсәлән, механи­заторлар сезонда башкарган хезмәтләре өчен айга 40 мең сумнан күб­рәк алдылар, уртача хез­мәт хакы 15,5 мең сум булды. Барсын да кадрлар хәл итә. Безнең җитеш­ле­гебез һәм авылның үсе­ше бары тик үзебездән тора".
Бүген "Бакырчы" ҖЧҖда 41 кеше эшли: терлекчелектә - 17, үсемлекчелектә - 18, административ-­идарә хезмәткәрләре - 6.
"Сизелерлек нәтиҗәләргә ирешүдә хезмәтлә­ре белән аерылып тору­чы­ларны билгеләп үтә­се килә, - дип мактый эш­чәннәрен Илгиз Шәйхаттаров. - Болар машина белән саву операторы Лилия Молоткова, ферма мөдире Әдип Җабба­ров, сыер савучылар Гөлнара Шәмсетдинова, Гүзәл Рәшитова, Әлфинур Фазлыева, бозау карау­чылар Гүзәл Әхмәди­е­ва, Флера Галиева, терлекчеләр, механизаторлар, эшчеләр. Теләсә нинди һава шартларында эш­ләрен сыйфатлы һәм намуслы итеп башкарган төзүчеләребезнең осталыклары һәм тырышлык­лары нәтиҗәсендә терлекчелек абзарларын һәм утарларны кышка әзерләү аз чыгымнар белән башкарылды".
Җитәкчене тагын бер нәрсә сөендерә, хуҗалык­та югары белемле ике яшь белгеч эшли - баш агроном Илшат Фәхретдинов һәм баш инженер Руслан Хәлимов. Бу нәрсәне аңлата? Күпне - җир ышанычлы кулларда дигәнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев