Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бассейн төзелеше тәмамлану алдында

Тәтешлеләр аның ачылуын түземсезлек белән көтәләр.

Һәм менәь, бер-ике айдан, безнең шәһәребездә дә йөзү белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Илнур Рәхимов хәбәр иткәнчә, билгеләнгән стандартлары нигезендә биредә олылар һәм балалар өчен бассейн булачак.

Төзелеш белән Казан "Фортэк" ҖЧҖ фирмасы шөгыльләнә. Иллегә якын кеше эшләрнең төзелеш өлешен, бинаның өченче чиратын тәмамлау өстендә хезмәт куя. Хәзерге вакытта ул җылыту системасына тоташтырылган, эчке бизәлеш эшләре генә калган, төзүчеләр шуның белән мәшгульләр.

"Бассейн белән бергә кафе ачу да планлаштырыла", - дип фикерләре белән уртаклашты Илнур Мансур улы. - Ул бассейн бинасы күршесендә булачак, шуңа да киләсе ел башына "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында 26га якын яңа эш урыны ачылачак һәм бу шәһәребез өчен бик мөһим".

"Тәтеш - спортчылар шәһәре, биредә күпләр актив тормыш белән яшәргә яраталар, шуңа да бассейн беркайчан да буш тормас дип уйлыйм, - диде Илнур Рәхимов. - Мисалга, спорт комплексындагы кайбер хезмәтләр күптән түгел түләүлегә әйләнде, әмма бу тәтешлеләргә яраткан спортлары белән шөгыльләнергә комачауламый".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев