Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Басу уңыш белән җавап бирә

Өлгереп җиткән арпа, сабан бодае басуларына карап күңел сөенә. Кояш җылысын туплап, игенчеләр кайгыртучанлыгына җавап итеп башаклар тулышканнар.

"Красная Поляна" агрофирмасы
Дмитрий Участкин бу кыр­ларда тугызынчы ел эшли. Көзге культуралар уңышыннан күренгәнчә (гектардан 30 центнер), биредә шактый хезмәт сарыф ителгән. "Туфракны ашлый, үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан саклый, чиста пар җирләрен тоташ тәэсир итүче гербицидлар белән эшкәртә...", - дип авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре минем фикерләремне раслыйлар. Бөтен иген басуларының 60 проценты җыелган, арпаны җыеп алу тәмамланып килә, туфракны өстән эшкәртү бара. Басуларның уңдырышын күтәрү һәм үзендә эшләүчеләрнең тормыш җитешлеген арттыру турында кайгыр­тучы чын хуҗа кулы сизелә.

"Новая заря" ҖЧҖ
Табигать Апас ягы хуҗалыкларына районның төньяк өлешендәгеләргә караганда бераз саранрак булды: биредә яңгырлар аз яуды, шунлыктан уңышка нигез салуга шактый көч сарыф итсәләр дә - ул уртача.

Хуҗалык җитәкчесе Ил­һам Хисамов белән кыр­ларны йөреп чыгабыз. Биредә урып-җыю тәмамланып килә - гектардан уртача 22,4 центнер уңыш белән бөртек­леләрнең 90 проценты суктырылган. Басуларда 4 комбайн эшли, 2 трактор аларның эзенә басып килә - салам тарттыралар (700 тонна эскертләнгән), туңга сөрү бара (пландагы мәйданнарның 40 проценты эшкәртелгән). Бөтен урып-җыю комплексы сәгать механизмы кебек төгәл эшли: барсы да үз урынында, һәркем үзенә йөкләнгәнне җаваплылык белән башкара һәм гомуми уңыш турында кайгырта, чөнки нәтиҗәле хезмәт өчен матди ярдәм каралган. Хуҗалыкта орлык­чылыкка зур игътибар бирелә. Гектардан 34,3 центнер уңыш биргән "Таловская-41" арышы үзен аклаган.

Комбайнчы Рафис Җәлә­летдиновның берничә минутка гына туктавын сорап, кәефе һәм эш шартлары белән кызыксындым. "Ярдәмчем Айрат Әхмәтҗанов (туганымның улы) белән 12 ел эшлибез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Эш көйле бара, төшке ашны кырга китерәләр, уңышны тизрәк югалтуларсыз җыеп аласы килә".

- Рафис миндә ярдәмче булып башлаган иде, - дип әңгәмәне тулыландыра Илһам, - аның кыр­ның чын хуҗасы булып җитешүе белән горурланам, намуслы эшли, бер дигән гаилә башлыгы, ике малай атасы. Гомумән, механизаторлар үзара ярдәмләшеп, дус эшлиләр, техниканы сак­лыйлар.

Нәтиҗә күз алдында: азык утары, печән һәм салам, чокырлар сенаж белән тулган, 305 тонна чәчүлек орлык салынган - таләп ителгәннең 70 проценттан артыгы. Ындыр табагы аша 2200 тонна бөртек узган. Эшләүчеләр хезмәт хакы хисабына арыш, арпа алганнар, хуҗалык пай җирләре өчен дә икмәк белән исәп-хисап ясый.

"Родина" ҖЧҖ
Авыл башында Анатолий Карпов К-700дә туңга сөрә. Зур-зур кантарлар җиргә яңгыр кирәклеген күрсәтә. Басуда комбайн­нар да гөрләп эшлиләр.

Үлчәүче Нина Исаева икмәк төяп кайткан һәр машинага сөенә, аның үлчәве аша 1300 тонна икмәк узган, бөртеклеләр мәйданнарының 52 проценты суктырылган. Ындыр табагында кеше күп түгел, икмәк эшкәртүдә бюджет сферасында эшләүчеләр хезмәт куялар, кирәк булса эш ике сменада да оештырыла. Күршеләреннән аермалы буларак, өченче репродукцияле орлыклар салына, әмма агроном сорт яңарту белән шөгыльләнергә уйлый.

"Маяк" ҖЧҖ
Маршрутыбызның соңгы ноктасы. Өлгергән арпа басуы, аның чисталыгына өч сәгать элек сок­ланган идек, хәзер инде бушап калган, төргәкле салам өемнәре генә ята. Ындыр табагында бөртек чистарту машинасы эшли. Өч хатын-кыз игенне көрәкләре белән транспортерга биреп торалар. Ә акыллы машина җиңсәсеннән яңа өемгә эре чүптән һәм кибәктән арындырылган арпа ­коела.
- Көнгә 5-6 машина кайта, - диделәр алар. - Шул ашлык өч сәгать эчендә чистартыла.

Авыл халкы өчен урып-җыю - алар хезмәтенең төп нәтиҗәсе. Бу көннәрдә кырларда һәм ындыр табакларында пен­сионерларны, мәктәп уку­чыларын, укытучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен һәм икътисадчыларны күрергә мөмкин. Алар барсы да уңышны җыеп алуда катнашалар.

Рәсемдә: Рафис Җәләлетдинов арпа урып-җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев