Беренче урында – һәркемнең җитешлеге
Муниципалитет башлыгы булып эшли башлавының беренче көнендә Рәмис Сафиуллов, берничә минут вакыт табып, район журналистлары белән аралашты.
Тәтешлеләрне нинди үзгәрешләр көтә, дигән сорауга Рәмис Хатыйп улы районның элекке җитәкчесе сайлаган курс дәвам иттереләчәк диде. Тотрыклылык һәм бердәмлек - әңгәмә вакытында шулар еш телгә алынды. Аның эшендә төп өстенлек - һәркемнең җитешлеге.
- Район хакына, киләчәктә Тәтеш ягының социаль-иктисади, мәдәни мөмкинлеген арттыруга бөтен көчемне, тәҗрибәмне һәм белемемне бирәчәкмен. Район икътисадына аерым игътибар биреләчәк. Производствоны үстерми торып, икътисади җитешлеккә исәп тотып булмый. Районда тормыш дәрәҗәсе уртак тырышлыкка бәйле, - диде ул. - Мин Татарстанда яшәвем белән горурланам. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов республикабызның чәчәк атуы хакына барсын да эшләргә тырыша. 30га якын республика һәм федераль программалар, шуларның күбесе безнең районда да, уңышлы гына эшләп киләләр. Зур эшләр башкарылды, район тормышының барлык сфераларында уңай үзгәрешләр күп булды. Тәтешлеләрнең дә таләпләре артты, шуңа да югары нәтиҗәлелек белән эшләргә кирәк булачак. Халык сорауларына карата сизгер булу - барлык җитәкчеләр өчен алтын кагыйдә. Без кешеләр өчен ачык", - дип басым ясады ул.
Рәмис Хатыйп улы тәтешлеләргә, барыннан да элек, чын хуҗа, җаваплы җитәкче буларак билгеле. "Сафиуллов" КФХ һәм "Колос" агрофирмасы җитәкчесе күңел биреп һәм халыкның җитешлеге хакына эшләүченең уңышка ирешүен эше белән раслады.
Орлыкчылык белән җитди шөгыльләнү, фәнни-тикшеренү үзәкләре белән хезмәттәшлек итү, алдынгы технологияләрне куллану аңа уңышлы бизнесмен-аграрчы булып җитлегергә ярдәм итте. Республикада иң яхшылардан дип танылган "Любава", "Лиза" һәм "Злата" сабан бодае, икътисад буенча күп кенә фәнни хезмәтләр авторы бүген дә диссертация өстендә эшләвен дәвам итә.
Өстәвенә, социаль сфераны үстерүгә актив булышлык итә. Жуково, Сөендек, Башчы, Кошки-Новотимбаево, Кызыл Тархан, Иоково, Берлек халкы аның авыл урамнарын яктыртуга, социаль объектларны, юлларны ремонтлауга, су үткәрү челтәрләре сузуга, мәчетләр, кәшәнәләр төзүгә һәм башка бик күп нәрсәләргә акча кертүе турында сөйлиләр.
Аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, нинди генә проблемаларны күтәрсәләр дә, Рәмис Хатыйп улы һәрвакыт катнаша һәм аларны хәл итүдә булышлык күрсәтә.
Ул үзе Чүпрәле районының Кече Чынлы егете. Крестьян гаиләсендә үскән, 1997 елда аңа Тәтеш районының артта калган бер хуҗалыгына - "Колос"ка җитәкчелек итәргә тәкъдим ясыйлар. Ул аны алдынгылыкка чыгарды. 2007 елда "Сафиуллов" КФХ оештыра - бүген ул да районда игенчелек һәм терлекчелек продукцияләре җитештерүдә әйдәп бара.
- Тәтеш районында мин 18 елдан бирле, - ди Рәмис Хатыйп улы. - Биредә олы улым укыды, кечесе туды. Үземне инде төп тәтешле дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев