Агымдагы елның II ярты еллыгына язылу кампаниясенә нәтиҗәләр ясалды.
Район гәзитенә подписканы 4302 кеше рәсмиләштерде, беренче ярты еллык белән чагыштырганда - 598 данәгә ким. Тиражның сизелерлек кимүенә карамастан, безнең гәзит районда иң яратып укыла торган басмаларның берсе булып кала.
Коллективыбыз безнең белән калган һәркемгә, хәбәрчеләребез язган мәгълүматларны мөһим һәм кирәкле дип санаган укучыларыбызның барсына да рәхмәтле.
Билгеләнгән план подпискасын 11 элемтә бүлеге хезмәткәрләре үтәде һәм арттырып үтәде, 4 бүлекчә 5әр кешегә тутыра алмый калды, шулай ук калганнар да тырыштылар, билгеле, әмма бүгенге көннең кыенлыкларын да танырга кирәк: чынлап та, якташларыбызның күбесенә гаилә бюджетын бүлгәндә авырга туры килгән очраклар була. Ә безнең күптәнге кайбер укучыларыбыз олыгая барганлыктан һәм күзләре начар күрә башлау сәбәпле гәзит алдырудан баш тартырга мәҗбүр булалар.
Без подписка кампаниясен уздыруда ярдәм иткән служба һәм предприятие җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына рәхмәт белдерәбез. Кем дә кем, ниндидер сәбәпләр аркасында июльдән безнең гәзиткә язылырга өлгермәгән икән, аны августта рәсмиләштерергә мөмкин.
Киләчәктә альтернатив подписка турындагы тәкъдимебез дә үз көчендә кала. Редакциядән үзе килеп алырга теләге булучылар ярты еллык подпискага 420 сум түлиләр. Әгәр дә коллективыгыз белән языласыз икән, сезгә гәзитне подписка бәясе буенча 450 сумнан предприятиегезгә китереп бирәбез.
Бүген 1 июль, җәйнең уртасы. Безнең хезмәт календарендә - кызыклы иҗат эшенең яңа этабы башланган көн. Сезнең дә, хөрмәтле укучылар, бүгенге кәефегез җәйге көн кебек матурдыр дип өметләнәбез. Ул һәрчак шулай булсын. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм рух күтәренкелеге телибез!
Нет комментариев