Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бессоновода гражданнар җыены булып үтте

Ул җирлек отчет җыеннары чиратында беренчесе. Битараф булмаган Бессоново һәм Югары Тархан халкы җирлек башлыгы Светлана Румянцеваның отчетын тыңларга һәм, район службалары җитәкчеләре катнашуыннан файдаланып, үз мәсьәләләрен чишәргә дип килгәннәр.

Район үзәгеннән ерак булуга карамастан, биредә юллар, җирлек авылларына кадәр дә, аларның урамнары да чиста. Яктырту буенча да проблемалар юк. Медиклар, мәдәният һәм сәүдә хезмәткәрләре эшеннән дә халык канәгать. Социаль хезмәткәр, хат ташучы адресына җылы сүзләр генә яңгырады, алар, кыенлыклар күп булса да, үз эшләрен яраталар һәм намус белән башкаралар.

Биредә проблемалар да бар, аларны район җитәкчелегеннән башка чишеп булмый. Иң мөһиме - эш урыннарының юклыгы. Хезмәткә яраклы 235 кешенең 71е читкә китеп эшли. Ундорга йөреп эшләүчеләр, мәсәлән, үзләре белән кечкенә балаларын да алалар, аларны көнлек бакчага урнаштыралар. Җирлектә билгеләп үтелгәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге 25 бала бар: Бессоновода - 11, Югары Тарханда - 14.

Җирлек авылларында 33 укучы исәпләнә, алар Олы Тархан урта мәктәбендә белем алалар, берсе - Ундорда, өчесе - кадет мәктәбендә. Мәктәп директоры Расих Шагаев ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларның уңыш­ларын билгеләп үтте. Әгәр Бессоноводан 11 укучының 8е "4" һәм "5" билгеләренә генә укыса, Югары Тарханнан 21 баланың 7се генә шундыйлардан. Расих Интал улы укытучылар, медиклар, мәдәният хезмәткәрләренең әлеге җирлек авылларына килеп мәгариф һәм тәрбия эшләрен җанландыру тәкъдиме белән чык­ты. Ул тормышка ашсын иде, чөнки укытучы, табиб киңәшләрен тыңлау, матур концерт карау беркайчан да артык түгел. Район башлыгы да, халык белән эшне активлаштыру өчен, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигына әлеге авылларда спорт чаралары оештыруны тәкъдим итте.

Икенче бер мөһим проб­лема - су кытлыгы. Район үзәгенә кадәр автобус хәрәкәтен ачу мәсьәләсе дә күтәрелде.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов чыгыш ясау­чыларның барсын да игътибар белән тыңлап, аларның сорауларын тикшерүгә кабул итте.

"Проблемалар бик күп, - диде ул, - барсын да өйрәнербез һәм карарлар кабул итәрбез. Әгәр бакчага 2-3 түгел, ә 10 бала йөрсә, аны ачу мәсьәләсен күтәрергә мөмкин. Су мәсьәләсен хәл итү өчен, беренче нәүбәттә, проект-смета документлары кирәк. Референдум үткәрергә тәкъдим итәм, шуннан соң дәүләт ярдәме булачак, районда андый акчалар юк". Рәмис Хатыйп улының барлык авыллар буенча су белән тәэмин итү мәсьәләсе белән шәхсән үзе шөгыльләнәчәге өметләндерә.

Участок инспекторына да эш җитәрлек. Узган ел әлеге җирлек территориясендә 12 җинаять кылынган, шуларның өчесе - ачылмаган. Район башлыгы авыл халкын үлемгә китерүче сыйфатсыз алкоголь кулланудан тыелырга кирәклеген искәртте һәм участковыйның биредә эшләре күп булуын билгеләп үтте, чөнки җирлек башка өлкә белән чикләнә.

Агымдагы елда авылда җепселле-оптик кабель сузылачагы, станция урнаштырылачагы һәм аның кәрәзле телефоннан, югары тизлектәге Интернеттан файдаланырга һәм санлы телевидение карарга мөмкинлек тудырачагы югарытарханлыларны сөендерде. Фельдшерлык-акушерлык пункты ремонтланачак.

Халыкның хакимият белән эшлек­ле әңгәмәсе ике сәгатькә сузылды. Рәмис Хатыйп улы шулай ук республика программаларының районда гамәлдә булуын билгеләп үтте, Татарстанда, авырлык­ларга карамастан, авылларны социаль үстерүгә кагылышлы барлык программаларның да эшләп килүләренә басым ясады.

Бу көнне халыкның район службалары җитәкчеләреннән җир һәм милек мөнәсәбәтләре, элемтә, социаль түләүләр, салымнар буенча шәхси сорауларына да җавап алу мөмкинлеге булды.
Иң актив гаиләләр - Югары Тарханнан Васильевлар, Бессоноводан Фоминнар, шулай ук юлларны үрнәк тәртиптә тотучы Айдар Шәмсетдинов җирлек администрациясе Рәхмәтләрен алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев