Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм уңышлы узды

Тәрбиягә алынган, күп балалы гаиләләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел тамашалары шатлык бүләк итте.

Яңа ел - могҗизалар вакыты һәм барлык хыяллар тормышка аша торган бәйрәм. Әлеге хис бала чакта аеруча көчле, бар дөнья тылсым һәм табышмаклар белән тулган, ә могҗизаларга һәм игелеккә ышану бервакытта да булмагандай тагын да көчлерәк. Һәм һәр Яңа ел чыршысы - бер елга алдан сөендереп тора торган бәйрәм.

Район мәдәният йортының тылсымлы бүлмәсендә кәгазьдән ясалган сигез йөздән артык елан тезелеп тора - бүләкләр белән тулган йөзләгән пакет үз хуҗаларын көтте. Тамашачылар залында шулкадәр бала күптән булганы юк иде. Район башлыгы Валерий Чершинцев аларны Яңа ел белән котлап, барсына да сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм иминлек теләде. Күңелле сюрпризлар күп булды: Олы Тормыдан дүрт яшьлек Инсаф Мөхәммәтҗановка туган көне уңаеннан Валерий Сергеевич зур йомшак уенчык бүләк итте. "Тәтеш балкышы" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Наталья Фунтова һәм Юлия Вавилинаны зал көчле алкышлар белән каршы алды, алар һөнәри осталыклары өчен башлык рәхмәтенә лаек булдылар.

Мәдәният йорты кунаклары өчен сәхнәләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Сәхнәдә профессиональ артистлар түгел, ә Тәтеш педкөллияте студентлары булуына ышанып та булмады: алар Яңа ел геройларын шулкадәр оста итеп башкардылар, хәтта җитди ата-аналар да могҗизага ышандылар, ә бәхетле малайлар һәм кызлар турында әйтеп торасы да юк. Кызыклы һәм хәрәкәтчән сценарийлар, зәвык белән бизәлгән сәхнә һәм матур костюмнар барсын да гаҗәпләндерде. Район мәдәният йорты коллективы артистлары да тамаша әзерләгәннәр иде. Спектакльдән соң балалар Кыш бабай белән әйлән-бәйлән уйнаган арада, район башлыгы шәһәребезнең төрле бүлек һәм ведомство җитәкчеләре белән берлектә, аларның ата-аналары белән очрашулар үткәрде. Бергәләшеп күп кенә мәсь­әләләрне тикшерделәр, ятим балалар сертификатларыннан алып сукбай этләргә кадәр. Күп балалы ата-аналарны җир мөнәсәбәтләре һәм торак, республиканың югары уку йортларында балаларны ташламалы укыту мәсьәләләре борчыды. Алар Валерий Сергеевичка проблемаларны чишүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйттеләр. Балаларыбызга зур игътибар бирергә һәм кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк, алар киләчәктә бәйрәмнәр һәм бүләкләр генә түгел, ә яхшы һәм якты тормышта да яши алсыннар иде. Барсы да өйләренә шат елмаеп, күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.
Бәйрәм уңышлы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев