Аның төпле сүзе, булышлыгы еш кына кеше язмышына турыдан-туры йогынты ясый.
Безнең район шартлы рәвештә секторларга бүленгән, аларда яшәүчеләрнең һәркайсының тормышы, тәртибе һәм тынычлыгы өчен җаваплылыкта полиция хезмәткәрләре - участковыйларның да өлеше бар. Кичә, аларның һөнәри бәйрәмнәре көнендә, без Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча полиция участковыйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы Илшат Ногуманов белән очраштык.
- Илшат Рифкатович, без Сезне һәм участковыйлар хезмәте коллективын бәйрәм белән котлыйбыз. Безне үзегезнең хезмәткәрләрегез белән таныштырсагыз иде.
- Без 9 кеше: минем белән ике өлкән һәм алты участковый эшли. Яше буенча иң өлкәне Рушан Нәфигин. Ул хезмәтен биредә 1994 елның ноябрендә башлый. Катлаулы еллар булганлыктан, Рушан Гомәр улы шактый чыныгу узган. Тирә-яктагылар белән аралаша белү сәләтенә ия. Якташлары аны һәрвакыт ярдәмгә килүче, эшлекле киңәшләрен бирүче зирәк кеше буларак беләләр. Психолог талантына ия булганлыктан, аның участогында җинаятьләрне ачу да зур. Аңа ышаналар һәм булышалар, ә ул бер дигән аналитик, профессионаллар теле белән әйткәндә, оператив хәлне башыннан ахырынача күзаллаучы.
Илнур Тимеркәев узган елның апреленнән Апас юнәлешендә эшли башлады. Ул эчке эшләр органнарында 2007 елдан бирле, Буа, Апас районнарында хезмәт итте. Республика программасы нигезендә Олы Тормыда салынган административ торак комплексында яши. Анда аңа эшләү һәм гаилә тормышы өчен бер дигән шартлар тудырылган, бу теләсә кайсы полиция хезмәткәре өчен бик тә әйбәт.
Шулай ук тагын бер хезмәттәшебез - Фәнил Камалетдинов та Олы Тарханда участковыйлар йортында яши. Ул безгә быелның сентябрендә генә күчсә дә, эчке эшләр системасында эшләү стажы шактый - 15 ел. Геннадий Сорокинның (рәсемдә) да шулкадәр, ул Тәтештән Кадышка кадәрге территориядәге тәртип сагында тора. Шәһәр үзәге Василий Федоров карамагында, Көньяк микрорайон - Дмитрий Мельников, Төньяк - Евгений Чалышев, ә Людоговка Иван Вишняков күзәтчелегендә.
- Тәтешлеләргә теләкләрегез.
- Бүгенге көндә экстремизм, террорлык янаулары күзәтелә. Әлеге куркыныч хәлләр янәшәдә генә, шуңа да аларга каршы торырга әзер булырга кирәк. Шул уңайдан террорга каршы чараларны даими үткәрәбез. Полиция участковыйлары йортларны һәм торак булмаган биналарны тикшереп йөриләр. Кешеләр аларга булышырга тиешләр. Социаль алдашулар, дәүләт хезмәтләренең өстенлекләре турында сөйләү белән беррәттән, иң мөһиме, авыр минутларда һәрвакыт сезгә ярдәмгә килүче полициягә күбрәк ышанырга кирәклеген дә аңлаталар.
Лаеклы ялда булган ветераннарыбыз да безгә зур булышлык күрсәтәләр.
Форсаттан файдаланып, аларга нык сәламәтлек һәм күңел көрлеге телибез.
- Быел нинди җинаятьләр өстенлек итә, аларны аерып әйтергә мөмкинме?
- Ни аяныч, кыйнаулар, сәламәтлеккә авыр зыян китерүләр, бигрәк тә үтерү белән янаулар артты. Боларның сәбәпләре - эчүчелек. Авыр җинаятьләргә караган урлашулар да ешайды. Быел аларны ачкан өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге Рушан Нәфигинны кыйммәтле приз белән билгеләп үтте, ә Иван Вишняков "Полиция отличнигы" Билгесе белән бүләкләнде.
- Полиция участковыеның уңышлы эшләвенең төп шартлары?
- Әлбәттә, гражданнарның ышанычын яулау. Кешене тыңлый һәм ишетә белү, проблемаларның асылына төшенү һәм аларны уңышлы хәл итү. Кешеләргә карата шундый мөнәсәбәттән башка чын участковый була алмый.
- Беренче квартал йомгаклары нигезендә эшләрнең уңай нәтиҗәлелеге буенча сезнең бүлек республикада беренче урынга чыкты. Шул дәрәҗәне саклап кала алдыгызмы?
- Нәтиҗәләр 19 бүлек арасыннан ясала. Шулай булгач, алар да бер урында тормыйлар бит, ә күрсәткечләрен яхшырту өстендә эшлиләр. Беренче ярты еллык йомгаклары буенча без әлегә өченче урында, елны призерлар өчлегендә тәмамларбыз дип ышанабыз.
Без - бер команда.
Белешмә: Ногуманов Илшат Рифкать улы.
Тәтеш районының Олы Тархан авылында туган, югары юридик белемле. Өлкән лейтенант. "Полиция отличнигы" билгесе, район башлыгы Рәхмәтләре белән бүләкләнгән. ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт стажы - 11 ел.
Өйләнгән, улы бар.
Нет комментариев