Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Без – беренчеләр!

Хезмәткә һәм оборонага әзерләр өчен Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тормышыбызга этаплап керүе шактый уңышлы бара.

Мәктәп укучылары, студентлар, олылар һәм өлкән кешеләр әлеге ярышта торган саен күбрәк катнашу һәм заманча комплексны үтәү теләген белдерәләр.
Узган елны ГТО нормаларын Тәтеш районында 1143 кеше тапшырды, шуларның 654е - ир-егетләр, 489ы - хатын-кызлар. Тугыз кеше күнегүләрне алтын значокка, 46сы - көмешкә, 159ы бронзага үтәп, югары спорт әзерлеген күрсәттеләр.
Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 7 "А" сыйныф укучысы Евгения Морозова югары бүләк алып, хис-кичереш­ләре белән уртаклашты: "Җиңел атлетика секциясенә бишенче ел йөрим. Ярышларда уңышларга ирешәм, 30 медаль һәм алты кубогым бар. Дустым Венера Камалова шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм алтын значок алды. Миңа спорт белән шөгыльләнү бик тә ошый, күнегүләр вакытында һәм мәктәптә физкультура дәресләрендә уңай тәэсирләр, күтәренке рух алам".
ГТО комплексы булачак студентлар арасында да киң файдаланыла, чөнки ГТОның алтын значогы югары уку йортларына керер өчен абитуриентларга 1дән 10га кадәр өстәмә баллар бирә. Абитуриентның портфолиосына төгәл никадәрле балл өстәлүен югары уку йорты үзе билгели. Мәктәпләрнең 2018 елгы чыгарылышлары ГТОны апрельгә кадәр тапшырсалар яхшы булыр. Бу бүләкләү документларын рәсмиләштерү тәртибенең вакыты белән бәйле, ә медаль югары уку йортының кабул итү комиссиясенә укырга керү документларын тәкъдим иткән чакта булырга тиеш.
"Районда тест уздыру буенча хәзерге көндә барлык кирәкле матди-техник база һәм инвентаре булган берничә урын тулы көченә эшли. "Барс" спорт-сәламәтләнде­рү комплексы базасындагы Тәтеш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тест үткәрүнең төп үзәге булып тора, калганнары белем бирү уч­реждениеләрендә", - дип хәбәр итте балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Валерий Рыжов. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов карары нигезендә, районда февральнең 1нән 18енә кадәр Бөтенросс­ия ГТО физкультура-спорт комплексының Кышкы Фес­тивале уза.
Аның кысаларында җомга көнне Сабан туе үтә торган урында сәгать 10нан мәктәп һәм урта махсус уку йортлары укучылары чаңгы узышы буенча ГТО нормаларын тапшырачаклар, ә 14-15 февральдә - "Барс"та гомуми физик әзерлек буенча ГТО комплексын.
ГТО нормаларын тапшырырга теләүчеләр 2-57-53 телефоны буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә мөрәҗәгать итә алалар.
Тәтеш муниципаль районы 2017 елда ТР шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре арасында 18 районнан 30 меңгә кадәр кешесе булган үз төркемчәсендә спорт резервы әзерләү, база һәм олимпия спорт төрен үстерүдә смотр-бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев