Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең көч – бердәмлектә

Тәтештәге "Кадрия" мәчетендә ТР Диния нәзарәте казыйларының күчмә утырышы булды.

Аны төбәк казые, районның имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов сәламләү сүзләреннән ачып җибәрде. Мәкам белән укылган Коръән аятьләре мәчет залын иман нурына күмде.
"Әлеге күркәм чара бездә беренче тапкыр уздырыла. Аны үткәрүдә ярдәм иткән район башлыгы Рәмис Сафиулловка, мөмкин­лек тудырган ТР Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга олы рәхмәт­емне белдерәм, - дип башлады чыгышын Инсаф хәзрәт. - Эшләребезне алар белән киңәшләшеп, бердәмләшеп алып бара­быз. Казыят­кә килгәндә, көньяк-көнбатыш төбәгенә алты район керә. Әлһәмделүлләһ, 199 мәчет эшләп килә. Хөрмәтле хәзрәтләребез үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаралар. Авылларда мәдрә­сәләр эше дәвам итә, алар төзекләндерелә. Рәмис Хатыйп улы кайберләренә ремонт ясауда булышырга вәгъдә итте. Бу да бик сөендерә. Мөслимәләребез белән дини очрашулар еш оештырыла. Киләчәктә дә тату, бер йодрык сыман нык булып яшәргә һәм эшләргә насыйп итсен".
Очрашуга килгән район башлыгы Рәмис Са­фиуллов та кунакларны һәм райондашларын тәбрикләп: "Утырышның Тәтештә үтүе олы мәртәбә. Районыбызда яшәүче дүрт милләт кеше­ләре үзара бердәм, дус, тату гомер итәләр. Дини һәм гадәти бәйрәмнәребез уртак, аларны бергә­ләп күңелле итеп билгеләп үтәбез. Төбәкләрнең, җирлек­ләрнең иминлеге, җитешлеге тырыш хезмәттә һәм үзара аңлашып, киңәшләшеп яшәүдә ачык чагыла. Һәркемгә дә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим", - диде.
Республикадан һәм төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре дә үз теләкләрен җиткерделәр.
ТРның Баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ: "Изге до­галар һәм теләкләр күп яңгырады, алар кабуллардан булсын. Күңел пакълеген югалтмыйк, бер-беребезне хөрмәт итеп яшик. Гыйлем - ул тормышта иң әһәмият­лесе. Мәдрәсәдә, мәчеттә дин сабагы укыту - бу мәгълүмат җиткерү генә әле. Күршеләрең, дәүләтең белән аңлашып яшәү һәм эшләү мәслихәт сана­ла. Киләчәктә дә очрашырга, күрешергә насыйп булсын."
Җәлил хәзрәт тарафыннан хикмәтле һәм гыйбрәтле киңәшләр шактый әйтелде. Алар гадилеге, үтемлелеге белән башкалардан аерылып тордылар. Инсаф хәзрәт аңа мөхтәсибәт исе­меннән чалма, район башлыгы Рәмис Сафиуллов кырпы балыгы макетын тапшырды. Дәгъват эшләре буенча мөфти урынбасары Нияз Саби­ров ТР мөфтие Камил хәз­рәт Сәмигуллиннан олы сәламнәр җит­керде. Алла­һы Тәгалә шушы мәҗ­лес­не изгеләрдән кылсын, максатларыбызга ирешергә насыйп әйләсен, диде.
"Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә" ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншаның безнең тау ягында тынычлык хакимлек итүен, мәчетләр эшенә, дин сабаклары укытылып килүенә, абыстайлар эшчәнлегенә карата белдерелгән уңай фикерләре күпләрне сөендерде.
Җылы эчтәлекле сүзләр шактый әйтелде. Ильяс хәзрәт Рәмис Хатыйп улына очрашу истәлеге итеп түбәтәй кигерде, Инсаф хәзрәткә бүләк тапшырды.
"Шонгаты" фондының генераль директоры Мөнир Вәлиев Әтрәч ягының рухи яктан бай, ә халкының мәдәниятне, динебезне сак­лап, олылап яшәве хакында сөйләде. Җыелучыларны быел 28 майда узачак "Әтрәч укулары"на чакырды.
Башкаланың төбәк казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов залдагыларга: "Вазифабыз җаваплы, шул ук вакытта дәрәҗәле. Фикер төрлелеге килеп чыкмасын өчен, дини гыйлемнәребезне үстерик", - дип мөрәҗәгать итте.
Чарада шулай ук районның Аксакаллар шурасы рәисе Ирфан хаҗи Халитов, көнь­як-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин, Кама буе казые Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиев чыгыш ясады. Анда казыят әгъзалары, Тәтеш, Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары имамнары катнаштылар.
Республика казыйларының утырышы мәчетнең икенче катындагы мәдрәсәдә дәвам итте. Биредә имам мөхтәсибләр Казыйлар шурасы каршында хисап тоттылар һәм агымдагы елга максатларын барладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X