Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең хәзинәне лаеклы бәяләделәр

Татарстан Республикасының истәлекле урыннарына безнең "Долгая Поляна" тыюлыгы һәм атаклы Вшиха тавы да керде.

Якын араларда респуб­ликада туризм буенча агентлык оештырылачак һәм ул 2014-2020 елларга ТРда туризм сферасын җәелдерү программасын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк. Шимбә көнне Татарстанда туризмны үстерүнең мастер-планын тәкъдим итүдә сүз шул хакта барды, анда районыбыз делегациясе дә катнашты. Тулырак мәгъ­лүматларны без Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья ПОНЕДЕЛЬНИКОВА белән әңгәмә барышында белдек.

- Татарстанлылар турист­лар агымының көчәюе белән кызыксыналар, туристлыкның эчке һәм тышкы базарын киңәйтүгә ихтыяҗ кичерәләр. Узган ел ТР Яшьләр спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан туризм сферасында Татарстанның стратегик урынын билгеләү, туристлык тәкъдимнәрен әзерләү буенча рекомендацияләрне эшләү өчен чит ил аналитиклары чакырылган иде. Мастер-план Австрия "Kohll&Partner" консалтинг компаниясенә заказ бирелде, ул күп кенә Европа илләре, Россия регионнары өчен шундый проектлар эшләп биргән.

"Kohll&Partner" компания­се проекты менеджеры Кристофер Хинтереггер журналистларга һәм тур­индустрия сферасы хезмәткәрләренә туристлык мөмкинлеген бәяләүне үз эченә алган проектның үзенчәлекләре, туристлык стратегия­ләре, шулай ук туризмны җәелдерү буенча барлык кирәкле аспектларның җентекле планы турында сөйләде. Австрия экспертының туризмны үстерү өчен кызыклы мәдәни мираслары һәм зур мөмкинлекләре булган рес­публика шәһәрләре һәм районнары, шул исәптән Тәтеш районының турист­лык мөмкинлекләре белән танышуы туризмны камилләштерү механизм­нарын эшләүнең тәүге баскычы булды. Эксперт, беренче нәүбәттә, Тәтеш табигатенең сокланырлык матурлыгын, кызык­лы һәйкәлләрнең, әмма иң мөһиме, аның фикеренчә, туризм­ны җәелдерү теләгенең булуын һәм туган як тарихын яратуларын һәм боларның максатка ирешүдә, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирәчәген билгеләп үтте.

Кристофер Хинтереггер туризмның киң колач алырга тиешле төп юнәлешләрен искәртте. Өч өстенлеклесе - шәһәр, эшлекле һәм мәдәни туризм. Татарстанның истәлекле тарихи урыннары арасында Долгая Полянадагы Молоствовлар утары һәм Тәтешнең археологик һәйкәле - Вшиха тавы. Долгая Полянадагы утар комплексы Татарстанның төп истәлекле урыннары исемлегенә кертелде һәм аны торгызу буенча аерым проект каралды. Моннан тыш, Австрия экспертлары өметле юнәлешне - Иделдә ял итүләрне билгеләделәр һәм тирә-якның матурлыгы белән хозурлану өчен яр буенда манара урнаш­тырырга киңәш бирделәр.

Безнең шәһәр тәкъдим ителгән туристик мар­шрутлар исемлегенә керде: Идел буйлап "Казан - Зөя - Тәтеш - Болгар - Чистай - Алабуга" һәм автобус маршрутларына "Трасса 16 - Татарстанның Зур сукмагы" керә һәм ул "Казан - Раифа - Зөя - Тәтеш - Болгар - Биләр - Чистай - Әлмәт" шәһәрләре аша узачак.

Проект менеджеры билгеләп үткәнчә, хәзер төп максат - шул туристлык юнәлешләре буенча мәгъ­лүматлар бирү - маркетингка зур басым ясау.

Халык традицияләренә, соклангыч табигатькә, искиткеч кунакчыллыкка таянырга кирәк.

Ә безнең Тәтештә боларның барсы да бар. Кристофер Хинтереггер безгә килгәч, районыбыз­ның матурлыгына таң калды. Аның фикеренчә, биредә инфраструктура киң колач алмаса да, күңелләре бай һәм матур кешеләр яшиләр, алар Тәтешнең чәчәк атуын телиләр һәм шуңа ихластан ышаналар. Әгәр өмет һәм ышаныч бар икән, ул чакта барсы да тормышка ашачак.

Теманың дәвамын газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев