Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

...Безнең хәтер һәм йөрәк әрнүе

Һәр елны 15 февральдә җирле сугышларда катнашкан якташларыбыз бергә җыелалар.

Сугышчы-интернацио­налчыларга куелган һәйкәлгә кызыл канәферләр салынды. Кар бөртекләре чәчәк таҗларында эреп, күз яшьләре кебек, тамчы-тамчы булып туңдылар.

Һәйкәл каршында чәч­ләренә чал кергән ирләр басып тора: вакыт агымсу кебек - шул сугыштан соң инде 24 ел үткән, ә хәтер кан коюларны, мыек чыгарга да өлгермәгән егет-дусларны онытмый.

Игълан ителмәгән бу сугыштан әйләнеп кайту һәркемгә дә насыйп булмый шул... Безнең районнан аңа 147 егет чакырыла, бишесе мәңгегә яшь булып калды: Олы Тормыдан Хәмит Мусин һәм Шамил Әхмәтҗанов, Тоншермадан Геннадий Илюшкин, Зур Әтрәчтән Гомәр Мингалиев, Иоководан Андрей Потапов. Район мәдәният йортында узган "Без хәтерлибез икән - без яшибез" дип исемләнгән чарада аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

"Сугышларда катнашкан һәркемне - исәннәрен дә, һәлак булганнарын да хөрмәт белән искә алабыз, - диде, сугышчы-интернационалчыларга, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Валерий Чершинцев. - Әфганстанда, Төньяк Кавказ респуб­ликаларында, башка "кайнар нокталарда" үзенең хәрби һәм гражданлык бурычын намус белән һәм батырларча үтәгән һәркемгә тирән рәхмәтемне һәм ихтирамымны белдерәм. Уллары сугыштан әйләнеп кайтмаган ата-аналар алдында түбәнчелек бе­лән баш иям".

Сәхнәдән батырларга үз­ләренең җырларын Алия Мөхәммәтҗанова, Светлана Танькова, Кристина Никитина, Илдар Гыймадиев һәм Арцыбашевлар җитәкчелегендәге коллектив һәм башкалар биюләрен бүләк ит­теләр. Гомерләрен Туган ил азатлыгы өчен корбан иткән Россия армиясе солдатларына багышланган җырын Анжелика Карягина йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Аның моңлы тавышы һәркемне әсир итте, кайберәүләр яшертен генә күз яшьләрен дә сөртеп алдылар.

ТР Хәрби комиссариаты­ның Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Фәнис Гарифуллин хәрби антларына, кешелек бурычларына тугрылык саклаган сугышчы-интернационалчыларга рәхмәтләрен җиткерде. Район сугышчы-интернационалчылар советы рәисе, Әфган юлларын узган Юрий Савинның һәр сүзе йөрәк әрнүе белән сугарылган иде һәм ул чыгышын: "Беркемгә дә­ сугыш афәтләрен күрергә язмасын", - дип тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев