Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген район мәдәният йортында Бөтенроссия призывниклар көненә багышланган тантаналы чара булып узды.

Без елга ике тапкыр тә­теш­леләрне илебез Кораллы Көчләре сафларына озатабыз. Алар өчен бу яңа тормыш чиге, аны атлап узган яшь кеше чын ир-егет булып җитлегә.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов призывникларны шушы әһәмиятле вакыйга белән котлады: "Армия һәр яшь кеше өчен - җитлегү мәктәбе, хезмәт итү барышында, чын ир-егетләр холкы формалаша. Армиябезнең сугышчан сәләте, димәк, илебез чикләренең какшамаслыгы сезнең хәрби фәнне ничек үзләштерүегезгә бәйле. Тәтешлеләр кайда гына хезмәт итсәләр дә, без аларның командирларыннан рәхмәтләр алабыз". Һәм ничә еллар узса да, армия тормышы, бәйрәмнәре турындагы истәлекләр ил сакчылары йөрәгендә уелып кала, дип тә өстәде. "Гомер буе горурланып яшәрлек итеп хезмәт итегез!" - дип, Рәмис Хатыйп улы үзенең фатихасын бирде.

Залда - тиздән солдат киеме киячәк кырыктан артык яшь егет. Аларга сәламләү сүзе белән ТР хәрби комиссариатының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллин мөрәҗәгать итте. Ул илебезне балаларын үстереп җиткергән ана белән чагыштырды һәм аларның һәркайсының бурычы - Ватан сакчысы булу. Намуслы хезмәт итеп, чын ир-егетләр булып җитлегеп кайтыгыз дигән сүзләрен зал, анда район администрациясе, хәрби комиссариат, уку йортлары вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, егетләрнең ата-аналары һәм мәктәп балалары да бар иде, көчле алкышлар белән хуплады.

Хәзерге чакырылышларның утыз проценты, Тәтеш автомәктәбендә укып, шофер һөнәре үзләштергән.

Илебезнең Кораллы Көчләрендә булган югары технологияле хәрби техника бүгенге чакырылышлардан махсус белемнәр таләп итә. Шу­ны да әйтергә кирәк, көзге чакырылышта югары белем алган ун егет армиягә теләп китә. Шуларның берсе - Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган Руслан Сабиров. "Ватанга хезмәт итүне мактаулы бурыч дип саныйм. Мине әтием дә, ул запастагы капитан, әнием дә, сеңелем Зарина да хуплый. Ә өйгә әйләнеп кайткач, белгечлегем буенча эшләячәкмен", - диде егет, күтәренке кәеф белән. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган аның әнисе Алевтина Ва­­лерьевна егетләрнең кыю, командирларының зирәк булуларын, армия тормышындагы бөтен авырлыкларны җиңә алуларын һәм, әлбәттә, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Җыр һәм биюләргә бай булган концерт программасы һәркемнең күңелен күтәрде. Булачак солдат Никита Назимовның әбисе - Роза Преснованың күзләре яшь белән тулды. "Барсы да тантаналы һәм йөрәкләргә үтеп керерлек, - диде ул. - Бүген мин горурлык та һәм шул ук вакытта тиздән аерылышу сагышын да кичерәм". Һәм шунда ук болай дип өстәде: "Ярар, яхшыга өметләнәбез һәм көтәбез".

Тантаналы чарадан соң сугышчы-якташларыбызга рәхмәт һәм истәлек буларак Дан Монументындагы Мәңгелек утка ал канәферләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев