Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген – Россия матбугаты көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов райондагы матбугат хезмәткәрлә­рен тәбрик итә.

"Мәгълүмат кырында соңгы елларда күп нәрсәләр үзгәрде. Җәмгыять тормышында Россия матбугатының роле шактый үсте. Район "Авангард" һәм "Тәтеш таңнары" гәҗитләре журналистлары һәрвакытта актив тормыш карашы, вакыйгалар эчендә булу омтылышы, иң кискен сорауларга җавап таба белүләре белән аерылып тордылар, - диелә котлауда. - Сезнең тәҗрибәгез, осталыгыгыз һәм югары профессиональлегегез ярдәмендә укучылар файдалы мәгълүматларны үз вакытында алалар".
Рәмис Хатыйп улы каләм хезмәткәрләренә уңышлар, барлык иҗади планнарының тормышка ашуын һәм тырышып эшләүләрен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев