Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Ураза гаете

Рамазан аеның ахыргы көне быел 4 июльгә туры килә. Ул тәмамлану белән, мөселманнар 5 июльдә Ураза гаетен бәйрәм итә.

Әлеге уңайдан район имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт ҖӘЛӘЛЕТДИНОВ уй-теләкләре белән уртаклашты:
"Әссәләмү галейкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!
Әлһәмдүлилләһ! Ураза тотуыбызга сөенә торган Гает көнен каршы алыр вакыт җитте. Ихлас күңелдән игелекле гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтә, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмалана. Ай дәвамында Аллаһы Тәгалә каршында рухи ныклыгыбызны күрсәтергә тырыштык. Ризыктан гына түгел, начар сүзләрдән, гамлә-фикерләрдән тыелып тордык. Мәчетләргә җыелып тәравих намазлары кудыкы, ифтар мәҗлесләрендә догалар укып, зикерләр әйттек. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазаларыфбыз, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез кабул булсын иде.
Ураза бәйрәме һәр йөортка, һәр гаиләгә бәрәкәт, рухи ныклык, сабырлык һәм якты өметләр алып килсен. Ураза бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Мәчетләрдә бәйрәм иртәнге җидедә башлана.
Ураза гаете мөбарәк булсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев