Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәхетле картлыкка икәүләп

Олы Тормы мәдәният йортында 50 ел тигезлектә гомер кичерүчеләргә багышланган "Пар канатлар" дигән кичә булып узды.

Сәхнә түрендә юбиляр­лар - Рузалия һәм Мансур Хәбибулл­иннар, Сания һәм Касыйм Иль­ясовлар, Һадиябану һәм Рәшит Хисиевлар (рәсемдә сулдан уңга).
Җирлек башлыгы Илсөя Хисамова кичәне ачып җибәреп, матур го­мер юлы узган әлеге гаиләләргә киләчәктә дә исәнлек, җитешлек, тигезлек һәм балаларының кадер-хөрмәтендә яшәүләрен теләде. "Бүген авылыбызда олы бәйрәм - алтын туйларын билгеләп үтүче парлар хөрмәтләнә. Алар тормышның күп кенә авыр­лыкларына юлыккандыр, шуңа да карамастан, гаилә кыйммәтләрен сак­лап кала алганнар. Иңгә-­иң торып эшләгәннәр. Чөнки хезмәтне яраткан кеше генә матур итеп гомер кичерә", - диде ул.
Кадерле әти-әниләрен, әби-бабайларын котлар­га килгән балалары, оныклары бер-бер артлы җылы эчтәлекле ярату, рәхмәт, хөрмәт сүзләрен җиткер­деләр һәм тәрбияләп үстергән, олы тормышка фатиха биреп, әлегә кадәр зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп торган кеше­ләрен аллы-гөлле чәчәк гөлләмәләренә күмде­ләр. Газизләренең мондый теләкләреннән соң юбиляр­ларның шатлык­тан күзләрендә яшь тамчылары ялтырады.
Әйтергә кирәк, язмыш­ларын бергә бәйләп, кулга-кул тотынышып, тормыш сукмагы буйлап атлап барган әлеге парларны хөрмәтләү, алып баручылар тарафыннан тормыш юлларына кыс­кача аңлатма бирү белән үрелеп барды.
Алтын туй - ул еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәт. Ярты гасыр бергә яшәү өчен ир белән хатынга күпме сабырлык, түземлек, зирәклек, өмет-ышаныч кирәк.
Яңгырап торган җыр-моң да кичәгә ямь өстенә ямь өстәде.
Матур, мәгънәле, йөрәк­ләргә үтеп кереп уйландыра торган кичә булды ул. Парлылар яшьләргә мөрәҗәгать итеп: "Илле ел бергә яшәгән өлкәннәрнең каршылык­лар җилен җиңә барып, бер-берсенә таяныч булып гомер кичерә белүләре сезгә гыйбрәт һәм үрнәк булсын. Уртак хыялларыгыз чынга ашсын, сабырлык һәм түземлекне юлдаш итеп, сезгә дә менә шундый күркәм бәйрәмнәрегезне күрергә насыйп итсен", - диделәр.
Аларның балалары да әти-әниләре әйткән кебек: "Мин үземне бәхетле саныйм. Балалар, оныклар, туруннар яныбызда, алтын баганам - ирем, янәшәмдә - тиң парым. Без 50 ел бергә. Әмма шулкадәр яшәлмәгән дә кебек..." - дия алсыннар иде.
Гаилә кору һәм аның кайнар учагын еллар дәвамында саклап килү - зур бәхет. Бүгенге кичәдә яңгыраган 50 еллык гомер хатирәләрен, аның истәлекле ядкарьләрен бер биткә генә сыйдыру мөмкин түгел. Әлеге тарихларны барласаң, берничә томнан торган романнар язып булыр иде.
Әлбәттә, ярты гасыр гомерне мәхәббәт ныклыгы, тугрылык үлчи. Өлкәннәрнең чал чәчләре, маңгайларындагы тирән сырлары шул еллар кичерешләренең шаһитлары. Алтын туйга бергә килеп җитүчеләрнең дә кайгы-хәсрәт, төрле хәлләрдә калган очрак­лары шактый булгандыр. Әмма ике йөрәк боларның барсын да уртак итеп, тигез бүлеп күтәргән. Шуңа күрә дә аларга гаилә учагы җылысын сак­лап, гомер көзенә җитеп, бәхетле картлыкны икәүләп каршы алырга насыйп булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев