Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Биредә сугыш ветераны яши

Узган атнада Көньяк урамындагы 9нчы йортта шулай дип язылган ике элмә такта барлыкка килде.

Чараның инициаторы, ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова Бөек Ватан сугышында катнашкан Алексей Романов хөрмәтенә, аның гаилә стажы 68 ел, шундый истәлекле язу әзерләгән. Тәтеш район электр челтәре җитәкчесе Виктор Демагин да аңа кушылган, ул шушы йортта яшәүче Иван Авдонинга шефлык итә. Әлеге кечкенә, әмма күңелле вакыйганы сугышта катнашучыларның туганнары, күршеләре, аерым алганда, быел бергә гомер итүләренең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк ирле-хатынлы Коноваловлар, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Пирогов, район ветераннар советы рәисе Геннадий Королевлар уртаклаштылар.

"ЗАГС бүлеге башлангычы бик тә әһәмиятле, - дип билгеләп үтте Геннадий Королев, - без бу инициативаны хуплыйбыз. Ветераннар яңа фатирларга күчү сәбәп­ле, алар яшәгән йортны күрсәтүче билгеләр югалды. Әмма, ышанам, җитәкче-шефлар тырышлыгы белән андый элмә такталар Җиңү көненә кадәр сугышта катнашучылар яшәгән бөтен йортларда булыр. Районда фронтовиклар сафы сирәгәя бара, барлыгы - 49. Кешеләр биредә сугыш ветераннары яшәвен белергә тиешләр".

Алексей Николаевич Романов, яше олы булганлыктан, әлеге чарада катнаша алмады, бу хакта аңа кызы һәм хатыны сөйләр. Ә менә Иван Нико­лаевич Авдонин сугышчан бүләкләре тагылган костюмын киеп подъезд алдына чыкты һәм күрсәтелгән игътибарга сөенде.

- Минем шефым бик әйбәт, - дип безнең белән уртаклашты ул, Виктор Демагинны мактап. - Су­ыткыч бүләк итте, тиздән санаторийга барам.
Чынлап та, бу улларча кайгыртучанлык һәм җиңүчеләр моңа лаек.

ЗАГС бүлеге коллективы, гаилә ныклыгы, сугышта катнашучыларны хөрмәтләү кебек яшәеш кыйммәтләрен һәрдаим пропагандалый һәм әлеге кадерле мирасны яшь парларга тапшырырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев