Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәләмү галейкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Чын күңелдән якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм!

Әлһәмдүлилләһ! Өстебездә булган бер фарызны үти алуыбызга, ураза тотуыбызга шатлана торган Гает көненә җиттек. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме - Ураза бәйрәме мөбарәк булсын.

Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Ай дәвамында Аллаһ Тәгалә каршында рухи ныклыгыбызны күрсәтергә тырыштык, Аллага шөкер. Ризыктан гына түгел, начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән тыелып тордык. Мәчетләребезгә җыелып тәравих намазларын укыдык. Ифтар мәҗлесләрендә догалар кабатладык, зикерләр әйттек. Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызыны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде! Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга, Ватаныбызга хезмәт итәргә ярдәм итсә иде. Рамазанда кылган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын!

Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә бәрәкәт, рухи ныклык, сабырлык һәм якты өметләр алып килсен. Киләсе Рамазанны да исән-сау каршы алырга, уразаларны тотарга насыйп итсен!

Бәйрәмебез иртәнге сәгать 4тә башлана. Гаеткә рәхим итегез!

Хөрмәт һәм изге догалар белән, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X