Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бию галактикасы

Чәршәмбе көнне "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагерен тантаналы ачу булды. Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов район җитәкчелеге исеменнән балаларны сәламләде. Аларга уңышлар, иҗади эзләнүләрен дәвам иттерүләрен теләп, иң шат күңеллеләр, биючеләр һәм җырлаучылар - бөтен бәйрәмнәрне бизәүчеләр җыелдылар, алар киләчәктә дә тәтешлеләрне һәм район кунакларын үз талантлары белән сөендерәчәкләр диде....

Чәршәмбе көнне "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагерен тантаналы ачу булды.

Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов район җитәкчелеге исеменнән балаларны сәламләде. Аларга уңышлар, иҗади эзләнүләрен дәвам иттерүләрен теләп, иң шат күңеллеләр, биючеләр һәм җырлаучылар - бөтен бәйрәмнәрне бизәүчеләр җыелдылар, алар киләчәктә дә тәтешлеләрне һәм район кунакларын үз талантлары белән сөендерәчәкләр диде.

"Сезгә биредә ошыймы?" - дип сорады быелгы лагерь сезонын ачучы район мәгариф бүлеге начальнигы Людмила Абрамова. "Әйе-е-е!!!" - дип җавап бирделәр бертавыштан. "Истә калырлык, күңелле, матур яллар телим!"

Җәй - табигать кочагында ял итү, аның таныш булмаган почмаклары белән очрашу, тәэсирләрнең даими үзгәреп торуы өчен иң матур чор. Елның бу фасылы балаларга укудан соң иркенләп калу, тирә-яктагы гүзәллекне күреп соклану мөмкинлеге тудыра.

Маргарита Богян:

"Миңа биредә ошый, бигрәк тә иртә торуы. Дусларым бик күп. Утар, "уйланып утыру эскәмиясе", Идел күренеше ошый. Рәсемен ясап карадым, килеп чыкты бугай. Без көн дә биюләр белән шөгыльләнәбез. Кичә концертта катнаштык. Әле кичә Теманың дебюты да булды, аның чыгыш ясавы ошады". (3 яшьлек Артем биредә әти-әнисе Юлия һәм Сергей Арцыбашевлар белән ял итә. Дөресрәге, яшь хореографлар өчен бу профильле смена - эш).

Айзилә Нургалиева:

"Узган ел мин биредә ике смена ял иттем. Быел да шулай булыр дип уйлыйм. Монда күңелле. Кызык­лы. Утар һәм аңа бәйле төрле риваятьләр ошый. "Уйланып утыру эскәмиясе"... аңа утыруга ничектер тынычланып каласың. Ул чыршы янәшәсендә. Әгәр бер теләк уйлап, шул агачны кочаклап өч тапкыр әйләнеп чыксаң, теләгең чынга аша икән. Тик моны елга бер тапкыр гына эшләргә мөмкин. Узган ел барсы да тормышка ашты. Мин бөтен туганнарымның да сәламәт булуын теләгән идем".

Диана Вәлиева:

"Мин дә лагерьда икенче тапкыр ял итәм, бирегә коллективым белән киләм. Монда барсын да күмәкләшеп эшлибез: программа әзерлибез, номерларны тикшерәбез, репетицияләр ясыйбыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Дискотекалар оештырабыз. Атнага ике тапкыр бассейнга барачакбыз. Палата тәрәзәләренең яңа һәм анда вак челтәр булуына барыбыз да сөендек. Хәзер озынборыннардан курыкмыйбыз".

Лилия Арсланова:

"Лагерьга беренче тапкыр килүем. Бик күңелле. Көн бик тиз үтә, шөгыльләнәбез, арыйбыз да кебек, әмма арыганлыкны бик тиз онытабыз. Лагерь тормышында һәр нәрсә кызыклы. Бердәм, дус яшибез, отрядыбыз белән яңа чаралар уйлап чыгарабыз. Күңелсезләнергә урын юк. Аш пешерүчеләргә рәхмәт, көнгә биш тапкыр тәмле итеп ашаталар".

Ангелина Тугушева:

"Саф һава, сулавы рәхәт. Тирә-як матур. Шуңа сөенәм, без бер урам кызлары бергә яшибез. Узган ел Молоствовлар йортындагы экскурсия хәтергә уелып калды. Кызыклы тарих. Анда аларның күп әйберләре саклана. Быел да шундый экскурсия булыр дип ышанам. Кичә без чыгыш ясадык, җырладык, биедек. Мин җыр, бию, музыка белән шөгыльләнәм, сәйләннән әйберләр ясыйм, "Уенчыклар дөньясы" түгәрәгенә йөрим - барсына да өлгерәсем килә. Биредә планшет та, компьютер да юк. Шулай булгач, безнең төрле уеннарга, спортка, ялга вакытыбыз күп. Компьютерсыз да кызык".

Әңгәмәне Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА үткәрде (автор фотолары), видео газета сайтында

Ольга Моисеева, педагог-оештыручы: "Һәр көнне - иҗади эш" - смена педагоглары шундый девиз белән эшлиләр һәм балаларны дус коллективка туп­ларга, һәркайсына үзен күрсәтү мөмкинлеген бирергә омтылалар. Без аларда үзләренә уйлап табу, эшләү, бәяләү теләге уятырга тырышабыз. Ә төп бурычыбыз - сәламәтлекләрен ныгыту".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев