Бөтен әләмнәр бездә кунакта
Бүген Тәтештә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясе Советы утырышы уза. Район кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика службалары җитәкчеләре, Ассамблеянең яшьләр звеносы лидерлары, Татарстан шәһәрләре һәм районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары да бар.
Килгән кунакларны сәламләп, район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов әлеге форумның мөһимлеген билгеләп үтте. Аның Тәтеш җирендә узуы очраклы түгел, чөнки биредә 27 милләт кешесе яши, эшли, балалар тәрбияли. Һәм районның төп байлыгының берсе - аларның үзара килешеп, аңлашып, бер-беренә ярдәмләшеп яшәргә омтылулары. Безнең милли чикләребез юк - без мәдәни һәм милли традицияләргә бай районда яшәүче бер гаилә. Һәм бу, гасырлар буена сакланып килгән дуслык, уңышларга, казанышларга, иҗатка рухландыра һәм тормышка сөенеп яшәргә булышлык итә. Мөхәррәм Ибәтов утырышта катнашучыларга нәтиҗәле эшләр, Тәтеш җире турында күңелләрендә матур истәлекләр калуын, биредә кабул ителгән карарларның республикабызның барлык халыкларының үзара аңлашып яшәүләрен ныгытуга һәм туган ягыбызны чәчәк аттыруга хезмәт итүен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев