Бәйрәм узды – хисләр калды
Матур гадәт буенча Зур Әтрәчтә "Шәфкать - Шәриф" бәйрәме кысаларында уздырыла торган дини "Әтрәч укулары III" булып үтте.
Әлеге мөһим вакыйгада тирә-күрше авылларда, башка районнарда һәм республика шәһәрләрендә яшәүчеләр катнаштылар. Мәртәбәле кунаклар арасында Дәүләт Советы депутатлары Фәрит Мифтахов, танылган халык шагыйре Роберт Миңнуллин, татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары, ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Диния нәзарәтенең мөфти ярдәмчесе Нияз хәзрәт Сабиров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, галимнәр, артистлар һәм күрше районнардан килгән мөхтәсибләр бар иде.
Район башлыгы Валерий Чершинцев килгән кунакларны җылы сәламләп каршылады.
- Биредәге киңлек, иркенлек һәрвакыт күңелләрдә, җаннарда яшәсен. Шушы изге урында укылган догалар безне афәтләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән саклап торсын, - диде танылган шагыйрь, драматург Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Коръән сүрәләре, күңелләргә үтеп керерлек вәгазьләр укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. Район башлыгы урынбасары Илдар Фәткуллов җыелучыларны изге бәйрәм белән котлап, бу күркәм йоланың дәвамлы булуын теләде. Район башлыгы, ТР Диния нәзарәте, татар конгрессы исеменнән оештыручыларга һәм хәйриячеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
"Янган учакны сүндермисе иде. Борынгы изгеләр каберлеге киләчәк буыннарга тапшырылып, бер күркәм урынга әверелсен", - диде чараны оештыручы, авыл тарихын өйрәнүче Мөнир Вәлиев. Район мөхтәсибәте имамы Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов укыган аятьләр нур өстенә нур өстәде.
"Үз гомеремдә беренче тапкыр Әтрәч җирендә, - дип башлады сүзен галим, язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимуллин. - Әйтелгән Коръән сүзләре, яңгыраган чыгышларны тыңлаган һәркемнең күңелендә затлы орлыклар салынып калыр һәм алар үзләренең шытымнарын бирер".
Чара изгеләр чишмәсе янында дәвам итте. Кунакчыл әтрәчлеләр халыкны нигъмәт тулы табын артына чакырдылар һәм корбан ашы, чишмә суыннан куелган самавыр чәе белән сыйладылар. Өйлә намазыннан соң теләге булган һәркем Кече Әтрәчтәге Сабан туе мәйданына юл тотты.
Анда Валерий Сергеевич башта халык белән аралашты, аларның теләкләрен һәм рәхмәтләрен тыңлады. Үзе дә район хәлләре белән таныштырды, июльнең икенче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Балыкчы һәм Шәһәр көненә кунакка чакырды.
"Эшебезне дога белән башлап җибәрсәк, барсы да яхшы булыр. Быелгы җәй коры килде, Ходайдан яңгыр сорап, теләкләр телик. Игеннәр үссен һәм уңыш мул булсын өчен ул бик кирәк, - диде ул. Бәйрәмнәр булганда - кәефебез дә күтәренке, ә булмаса, халык салада, районда, республикада хәлләр шәптән түгелдер дип уйлый".
Аннан соң район башлыгы һәм "Нур" ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән котлап, авыл эшчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм лаеклы бүләкләрен бирделәр.
Фәрит Мифтахов Дәүләт Советы депутатлары, Казан иҗтимагый комитеты, татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән районда яшәүчеләргә һәм кунакларга шундый бәйрәм оештырган өчен район башлыгы Валерий Чершинцевка Рәхмәт хаты тапшырды.
"Бәйрәм бик ошады. Күңелләрне нечкәртте дә, җилкендерде дә. Халык затлы итеп киенгән, мул тормышта яшибез, шөкер. Еллар тыныч булсын, икмәк тә булыр иншалла. Янә килермен дип өметләнәм", - диде татар конгрессы әгъзасы Нурания ханым Хәсәнова.
Сабантуй бик матур һәм гөрләп үтте. Сабыйлар шау-шу килеп рәхәтләнеп батутта сикерделәр, квадроциклда йөрделәр. Башкаладан килгән "Казан егетләре" төркеме, "Кызыл миләш" җирле ансамбле, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең матур җырлары белән кәефләрне тагын да күтәрделәр.
Көтеп алынган атлар чабышы да булды. Азат Мостафин "Йолдыз" кушаматлы чабышкыда беренче булып килде. Теләге булган һәркем капчык киеп тә, авызына йомыркалы кашык кабып та йөгерде, кул да көрәштерде, гер дә күтәрде, уклау да тартышты. Һәм инде Сабан туеның йөзек кашы, милли бизәге булган көрәштә баш батыр булып Кече Әтрәч егете Тимур Муллин калды. Аның өчен сөенгән авылдашларының шат авазлары астында җилкәсенә төп бүләк - тәкә күтәргән егет мәйданны әйләнеп чыкты.
Бәйрәмне менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык итеп уздыру, авылларны данлау, милләтебезне, тарихыбызны барлау дип бәяләнә.
Алгы планда Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Нияз хәзрәт Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев