Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бюджет дефицитсыз булачак

Район депутатлары Тәтеш муниципаль районының 2016 елга бюджетын карап тикшерделәр һәм аны беренче укылышта кабул иттеләр.

Район Советы утырышында район финанс-бюджет палатасы рәисе Алексей Богданов аның һәрбер статьясын, табыш һәм чыгымнар өлешен тасвирлап чыгыш ясады.
2016 елга бюджет табышы 484 миллион 439,32 мең сум күләмендә фаразлана, чыгымнар да - бердәй, ягъни район казнасы дефицитсыз булыр дип планлаштырыла.
Тәтеш муниципаль районы бюджеты салым табышының зур өлешен (84,3 процент), элеккечә, физик затлар табышына салым тәшкил итәчәк. Бюджет үзенең социаль юнәлешен саклаячак, шуның белән бергә районда мәдәнияткә, мәгарифкә, социаль сәясәткә, физик культура һәм спортны үстерүгә чыгымнар артачак.
Район контроль-хисап палатасы рәисе Валерий Садыйков бюджет проектына йомгак ясап, аны формалаштыруда закон бозулар булмавын билгеләп үтте. Башта район бюджеты проекты шулай ук бюджет, икътисад һәм эшмәкәрлек буенча район Советының даими комиссиясендә каралды.
Хәзер, норматив актлар нигезендә, район бюджеты проектын гавами тыңлауларда тикшерәсе бар. Район Советы аны 30 ноябрьдә сәгать 11дә район администрациясендә үткәрергә карар кылды. Кергән тәкъдимнәрне өйрәнеп, халык ышанычлылары районның төп финанс документын эшләп җиткерүгә кабат әйләнеп кайтачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев