Шәһәр – безнең олы йорт, әмма анда яшәве хәвефле
Туган шәһәребез урамнарына без яннан да, турыдан да карадык.
Җәяүлеләр "зебра"да булуга карамастан, куе зәңгәр төстәге "девятка", № 174 зур тизлектә (60тан артык!) Свердлов урамы буйлап, хәтта аз гына да тоткарланмыйча җилдәй узып китте. Әллә зур акчага, әллә зур бәлагә каршы очты, - диделәр таксида йөрүче әлеге ханымны белүчеләр, - ул һәрвакыт шулай йөри. Бәхеткә каршы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүче шоферлар да бар һәм аларның шәһәрдә күп булуына ышанасы килә.
Яз килүне беренчеләрдән булып шәһәребез хатын-кызлары сизделәр. Язгы матур киемнәрен киеп, алар урамнарның бизәгенә әйләнделәр. Шәһәрнең чүпләнгән, ямьсез урыннарына караганчы (Горький урамы, 9нчы йорт янындагы фото), әлбәттә, гүзәл затларны күзәтүең яхшырак.
Яз, гүзәлләр һәм чүп-чар һич кенә дә янәшә тора алмый. Дөрес, себерке тотып биналар каршындагы тротуарлар буйлап үттеләр, ә менә шул биналар артында ниләр бар икән? Мисалга шәһәрнең үзәге - Максим Горький урамын гына алыйк (Гастрономнан үзәк буага кадәрге квартал). Зур гына шул ташландык урын чүп-чар белән тулган. Җир андый хуҗалардан зар елый. Ә бит илебездә, белүебезчә, Тирә-як мохитне саклау елы бара.
Шәһәр хастаханәсе тирәсендә чиркәү каршындагы икенче ташландык җирнең дә хуҗасы бардыр, мөгаен. Район җитәкчелеге, игелекле нияттән, әлеге җир кишәрлеген берничә ел элек автотукталыш төзү өчен Тәтеш эшкуарына биргән иде. Хәзер бу җир кемнеке? Табигатьне мыскыл иткән өчен аның хуҗасына штраф салырга вакыт түгел микән? Аның каравы, хастаханә бинасы каршында элеккечә рәт-рәт булып автомашиналар тезелеп киткән, ике машина бергә килгәндә үтеп китүе бик читен. Ә бит атаклы Вшиха тавына илтүче туристлар маршруты нәкъ шул ташландык урын яныннан уза.
Шулай да Вшиха һәм каравыл манарасы тирәсенең чагыштырмача чиста булуы сөенечле (рәсемдә). Мондый матурлыкка үзең эчкәннән соң нәрсәне дә булса ташлап калдыруы гөнаһ, әлбәттә. Яшьләрнең шәһәрдә булдырылган уңайлыкларга хөрмәт белән карый башлауларына һәм тәртипле була баруларына ышанасы килә, һәм, бигрәк тә, биредә тәртип урнаштыручыларга рәхмәт. Тик менә табиб Соколовлар урамындагы чокыр буена чүп-чарны читтән китермәгәннәрдер инде. Шешәләр, тимер банкалар кояшта ялтырап яталар һәм болар - сокланып туймаслык матурлык, җәйрәп яткан Идел янәшәсендә. Аны чишмәләр түгел, ә Тәтеш тауларыннан агып төшкән язгы һәм көзге пычрак сулар тулыландыра.
Язгы җылы көннәрдә аерым йорт хуҗалары да тирә-якларын чистартырга чыктылар. Ленин, Свердлов урамнарында яшәүче өлкән кешеләр инде менә ничә көннән бирле иске яфракларны һәм очып килгән пакетларны, кемдер ташлап калдырган шешәләрне җыеп йөриләр. Шәһәр службалары да актив эшлиләр. Юл кырыенда калдырылган чүп капчыкларын даими җыеп торалар.
Эш әйбәт башланды - корыган һәм карт агачларның да күбесен кисеп алдылар, тик ни өчендер төпләрен генә һәр җирдә 20 сантиметрдан һәм аннан да биегрәк калдырганнар. Бу нәрсәне аңлата?
Шәһәр - чүл түгел. Һәр йорт, бина, койма һәм зәвыксыз бизәлгән рекламаларның да хуҗалары бар. Шулай булгач, Тәтеш урамнары матур, ә күңелдә якты хисләр уятсын өчен, үз милкеңә хуҗаларча карар вакыт җиткәндер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев