Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чик буе ышанычлы саклана

Бүген, 28 майда, Тәтештә Дан Монументы янында Чик сакчылары көненә багышланган митинг булды.

Анда "Застава - безнең туган йортыбыз" дигән сүзләрнең бөтен асылын аңлаган чик буе хезмәте ветераннары гына түгел, ә үсеп килүче яшь буын да катнашты.

Россияне 16дан артык ил чолгап алганлыктан, илебез чикләрен саклау дәүләт өчен бик тә мөһим, шуңа да чик гаскәрләре безнең армиябезнең әһәмиятле өлеше булып тора.

Мәйданга җыелучыларны беренчеләрдән булып бәйрәм белән район башлыгы Валерий Чершинцев, ул да чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, котлады. Истәлекләре белән уртаклашып, хәрби хезмәткә чакырылуын әле бүген дә хәтерли, үз отряды 2495нче (аны солдатлар болай аңлаталар - 24 ай хезмәт, 90 көн артык хезмәт итәсең, 5 көне юлга).

Валерий Сергеевич "бей, бей, барабан, за родной Биробиджан" дигән такмакны да искә төшерде һәм яшь буынга иң бердәм кешеләрдән - чик сакчыларыннан үрнәк алырга чакырды. "Бүген чик буе хезмәтләре оешуга 96 ел тулуы билгеләп үтелә һәм биредә басып торган чик гаскәрләре ветераннары Туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәделәр", - диде район башлыгы һәм барсына да нык сәламәтлек, күкләребезнең аяз булуын теләде.

ТР хәрби комиссариатының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллин һәм ветераннар советы рәисе Геннадий Королев та ил-көннәребезнең иминлеген, гаиләләрнең җитешлеген теләделәр.

Чик сакчылары - иң бердәм егетләр. Алар ел саен очрашалар, дип билгеләп үтте элекке чик сакчысы, ДОСААФ автомәктәбе начальнигы Зиннур Габдуллин. Ул башка гаскәрләр солдатларына да әлеге матур традициягә иярүләрен теләде. Чынлап та, алар бер-берләре белән аралашу, сәламәтлек теләү һәм иң мөһиме яшь буынга үз тәҗрибәләрен тапшыру өчен янә җыелдылар.

Барлык һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Кадетлар тигез адымнар белән атлап, обелискка гирляндалар салдылар.

Сергей Ерастовның җыры йомгаклау аккорды булып яңгырады:

Беләм, син өйдә юксынасың - мин хезмәткә киттем,

Син гафу ит, мин башкача яши алмыйм.

Безнең тормыш сынаулардан тора,

Үтенеп сорыйм, син мине көт кенә...

Ветеран-чик сакчылары таралышырга ашыкмадылар, чөнки алар очрашуларына бик шат һәм хезмәт иткән елларын искә төшереп сөйләшер сүзләре дә җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев