Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чишмәләр – Ходай биргән бүләк

Районыбызда барган уңай үзгәрешләр хакында газетабыз битләрендә еш языла.

Долгая Полянадагы Молоствовлар утарын яңартуга алыну да моның бер мисалы. Андагы буаны, чишмәне төзекләндерү өстендә биниһая эш алып барыла. Узган атна җомгасында, 8 августта, биредә элекке чишмәне капиталь ремонттан соң ачу моның шулай булуына инанырга җирлек тудыра.

Молоствовлар утарының гүзәл табигате һәркемне сокландыра алуын күпләребез белә. Агачлар күләгәсе астыннан сузылган тар сукмак, уңайлы агач баскычлар чишмәгә алып төшә. Матур итеп эшләнгән беседка астында ниндидер сихри тавыш чыгарып саф сулы кизләү ага. Бу көнне аның әлеге челтерәве белән хозурланучылар, суының тәмен татып караучылар шактый күп булды.

Чишмәне ачуда район башлыгы Валерий Чершинцев, Казандагы Тәтеш якташлыгы рәисе, "Сортсемовощ" генераль директоры Харис Камалиев, районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Салихов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гафуров, Тәтеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Ильсур Камбеев, мәгариф бүлеге начальнигы Людмила Абрамова, "Чайка" лагеренда ял итүче балалар белән тәрбиячеләре Гөлия Нәфигиналар катнаштылар.
Район башлыгы Валерий Чершинцев чишмә янына җыелучыларны сәламләп, төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне кыскача аңлатып үткәннән соң, Инсаф хәзрәт Коръән аятьләре, вәгазьләр укыды.

"Шушы җыенны оештыручыларга, чишмәне төзүчеләргә, аны яңартуда үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә, хәйриячеләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу күркәм эшләрнең берсе. Пәйгамбәребезнең күп кенә хәдисләрендә иң саваплысы үзегездән соң изге гамәл калдыру, диелә. Мисал өчен, күперләр салдыручылар, юллар төзетүчеләр, җимеш агачы утыртып калдыручылар - иң хәерле бәндәләр. Бүгенгесе көндә районыбызда юллар төзелүе, тротуарлар салынуы, чишмәләргә зур игътибар бирелүе бик сөенечле", - диде Инсаф хәзрәт, әлеге игелекле башлангычны хуплап, һәм үзенең ихлас теләкләрен әйтте.

Киләчәктә әле эшләнәсе эшләрнең һәм идеяләрнең күп булуын билгеләп үткән Валерий Сергеевич үзенең чыгышында: "Районыбызда тагын бер гүзәл табигать почмагы барлыкка килде. Бирегә районда яшәүчеләр һәм кунаклар килеп ял итә ала. Мондый урыннарның милләте юк. Теләге булган һәркем рәхәтләнеп чишмәгә килсен, биредәге матурлыкны күрсен. Ремон эшләрендә ярдәм күрсәтүчеләрнең барсына да рәхмәтлемен, бу территорияне төзекләндерүне киләчәктә дә дәвам итәрбез дип ышанып калам", - диде.
Шуннан соң җыелучылар берәмләп килеп чишмә улагында кул-битен сыпырды, аның салкын суыннан авыз иттеләр.

Башкала кунагы Харис Камалиев һәм Инсаф хәзрәт район башлыгын туган көне белән котладылар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә зур уңышлар теләделәр.
"Әлеге бәйрәмгә чакыру алгач, бик рәхәтләнеп кайттым. Мин биредә еш булам, төрле чараларда катнашам. Районның алга баруын, чәчәк атуын күреп күңелләрне шатлык биләп ала", - диде Харис Бәдертдин улы.

Чишмә - Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәте. Шулай булгач, якты дөньяда тирән эзебез һәм изге гамәлләребез уелып калсын дисәк, кое-инешләрне ташламыйча, аларны карап, тәрбия кылып үзебезгә әҗер-савап эшләп калдырырга омтылып яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев