Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәршәмбе көнне районда кадрлар үзгәреше булды

Тәтеш район Советының чираттан тыш илленче утырышында ике мәсьәлә тикшерелде: ТР Тәтеш муниципаль район башлыгы, район Советы депутаты Валерий Чершинцевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм яңа башлык сайлау турында.

Сессия эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарә начальнигы Илнур Гарипов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, ТРда Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, район Советы һәм башкарма комитеты җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, оешмалар, предприятиеләр вәкилләре һәм башкалар катнаштылар.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Тәтеш районы башлыгы Валерий Чершинцев эшчәнлеген анализлап, болай дип билгеләп үтте: "Ул җитәкчелек иткән вакытта районның социаль сфераларындагы һәм авыл хуҗалыгы производствосындагы күрсәткечләре сизелерлек яхшырды. Аның территориясен төзекләндерүдәге һәм яңартудагы мөһим үзгәрешләрне дә билгеләп үтәргә кирәк".

"Төп хөкемдар - безне сайлаган халык, һәм без башкарган эшләр, - диде Валерий Сергеевич. - Күбрәк эшләгән саен, яңа уй-ниятләр арта гына бара. Районда шактый эшләр башкарылды, һәм башкарасылары да әле бихисап, җитәкчелегем вакытында вәгъдә иткәннәрне мин 98 процентка үтәдем".

Валерий Чершинцевның кыска гына эшчәнлеге вакытында Тәтеш районында төзелеш, төзекләндерү, яңалыклар белән бәйле тамырдан зур үзгәреш­ләр шактый булды. Ул җитәкчелек итә башлаган беренче елда ук сәламәт яшәү рәвеше өстенлек­ле урынны алды, ә икенче елны Сәламәт гаилә елы игълан ителде. Авылларда яңа мәдәният йортлары, спорт объект­лары, балалар мәйданчыклары, республикада өченче булган Халыклар дуслыгы йорты, ФАПлар, патологоанатомия бүлеге, яңа тораклар, ветеринария пунктлары, балалар бакчалары, юллар, тротуарлар салынуы, урамнарны яктырту - болар истәлекле. Соңгы 10 елда туктап калган елга транспорты хәрәкәте кабат яңартылды. Шуның нәтиҗәсендә быел Тәтеш 7 меңгә якын турист кына кабул итте. Үз радио­быз һәм телевидениебез эшли башлады. Валерий Чершинцевның бик күп игелекле гамәлләре тәтешлеләрдә аңа карата тирән хөрмәт һәм ихтирам уятты. Аның хезмәте республика дәрәҗәсендә дә югары бәяләнде: районның социаль-икътисади, мәдәни үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Валерий Сергеевич Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Залдан аның исеменә имзасыз язу килде: "Белегез! Без сезне яратабыз!" Хәер, бу сүзләрне һәр тәтешле әйтә алыр иде. Совет утырышында Валерий Сергеевичка юкка гына "Тәтеш шәһәренең мактаулы гражданины" исеме бирелмәде. Димәк, ул һәрвакыт безнең якташыбыз булып калачак.

Валерий Чершинцев Менделеевск районында да үзенең талантлы җитәкче һәм оста оештыручы сәләтен уңышлы тормышка ашырыр, дип ышанабыз.

Процедура мәсьәләләре хәл ителгәннән соң, депутатлар көн тәртибенең төп пунктына - яңа башлык сайлауга күчтеләр. Ул - районда танылган җитәкче һәм абруйлы шәхес Рәмис Сафиуллов.

"Югары профессиональ­ осталыгы, бай эш тәҗрибәсе, оештыра һәм җитәкчелек­ итә белү сыйфаты, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге районның мөһим социаль-икътисади бурычларын тормышка ашыруга һәм тәтеш­леләрнең җитешлеген яхшыртуга тулысынча булышлык итәчәгенә ышанам", - дип, фатихасын бирде Президент Аппараты җитәкчесе.

Бәлки, элекке һәм яңа башлыкның бер елда, бер айда һәм бер көнне туулары (бу хак, бары тик күрше районнарда), тәтеш­леләр бәхетенә булыр - күчә баручанлык сакланыр.

Яңа башлык алдында - яңа бурычлар һәм казанышлар. Рәмис Хатыйп улы өметләнгәнчә, моңа тәтешлеләрнең актив ярдәме һәм хезмәт сөючәнлеге булышлык итәр, ә ул, үз чиратында, районны уңышлы рәвештә үстерү өчен бар белемен һәм бөтен тырышлыгын куячак.

"Вазифамны намус белән башкарырга, районның чәчәк атуы һәм аның халкының җитешлеге хакына тулы көчкә хезмәт итәргә сүз бирәм", - яңа башлык антында шундый вәгъдәләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев