Сусыз, әмма сөт белән
Универсиада-2013 алдыннан республикабызда террорга каршы эшләр активлаша төште.
Безнең район террорчылар янавына әзерме соң? Ни аяныч, алар алдында без әлегә яклаучысыз. Мәсәлән, күп фатирлы йортлар подвалларына бомжлар да, шартлаткыч белән башка кешеләр дә төшә алалар. Террорчыларга шәһәр һәм районның яшәешен тәэмин итүче мөһим объектларына керүе дә катлаулы түгел. Мәсәлән, полиция хезмәткәрләре көпә-көндез бернинди тоткарлыксыз "Су-канализация" һәм район электр челтәре территориясенә (сак бар) кереп, бомба муляжы калдырдылар, аны предприятиеләрдә икенче көнне дә күрмәделәр. Әгәр моны бандитлар эшләсә? Ул чакта без сусыз да, утсыз да калачакбыз. Аның каравы... сөт һәм май белән... Чөнки сөт заводы территориясенә "бомбаны" алып кереп булмады, биредәге каравылчы хатын "террорчыларны" якын да китермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев