Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дәүләт ярдәме гарантияләнә

Районның һәр икенче шәхси эшкуары - пенсия фондына бурычлы.

РПФның Тәтеш район Идарәсе начальнигы Ирина Большакова еллык эшне анализлады. Район гражданнарын пенсия белән тәэмин итү һәм социаль яклау чаралары дәрәҗәсен күтәрү буенча куелган бурычлар үтәлгән. Барлык төр пенсияләр, пособиеләр һәм башка төрле социаль түләүләр бирелгән.

Азрак статистика: 2015 елның 1 гыйнварына районда 8415 пенсионер яши. Пенсияләрнең уртача күләме 9429 сум тәшкил итә, картлык буенча - 9944 сум.
2014 елда пенсионерлар сафы 422 кешегә арткан. Пенсияләрне яңадан хисаплау турында 3600 күрсәтмә бирелгән.

Быелның 1 февраленнән иминият пенсиясе 11,4 процентка индексацияләнгән. Хезмәт пенсияләре уртача 1100 сумга арткан. 1 апрельдән федераль ташламалардан файдаланучыларның айлык акчалата түләүләрен (ЕДВ) индексацияләү көтелә.

Билгеләп үтелгәнчә, узган ел гаиләләргә өстәмә ярдәм турындагы федераль законны гамәлгә ашыру эше дәвам ителгән. Ана капиталы сертификатын алуга районның 100 гражданы мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә ул түләүләр 453 мең сумга арткан.

Эшнең зур һәм мөһим участогы - пенсия фонды бюджетының табыш өлешен һәм мәҗбүри медицина иминияте фондын тәэмин итү. Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм табышларга ачыклык кертү буенча район ведомствоара комиссия, җир кишәрлекләре бирү буенча ведомствоара комиссия, РПФ Идарәсе каршындагы иминиятләштерүчеләрнең түләү дисциплинасын тикшерү комиссиясе һәм халыкның мәшгульлек үзәге белән берлектә эшләү иминият взнослары буенча түләнми калган өлешне киметүгә юнәлтелгән.

Бурычларны түләтү эше белән прокуратура хезмәткәрләре һәм суд приставлары хезмәте шөгыльләнә. Прокурор катнашуы нәтиҗәсендә пенсия фонды бюджетына 3,5 миллион сумга якын кергән, суд приставлары бурычларны 7 миллион 966 сумга киметкәннәр. Агымдагы елның 1 гыйнварына әҗәтләрнең гомуми суммасы 16,2 миллион сум тәшкил иткән, анда шәхси эшкуарлар өлеше 56,8 процент, ягъни һәр икенчесе РПФга бурычлы.

Отчет җыелышында ТР РПФ Бүлегенең бухгалтерия учеты һәм отчеты бүлеге начальнигы Елена Дмитриева, райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, идарә белән хезмәттәшлек итүче оешма җитәкчеләре катнаштылар.

Елена Дмитриева Тәтеш идарәсе эшчәнлегенә югары бәя биреп, аның әйдаманлыгын билгеләп үтте: "Бүлек тәтешлеләрне үрнәк итеп куя". Быел пенсия яшенең артмавы тынычландырды. Аркадий Семенычев киләчәктә дә коллективка булышырга вәгъдә итте һәм РПФга бурычлар кими, һәм бу сөендерә диде. "Бүген куелган бөтен бурычларны бергәләп тикшерербез, башкарылырга тиешле йөкләмәләр исемлеген төзербез, чөнки алар барсы да районда яшәүчеләрне пенсия белән тәэмин итүгә һәм социаль ярдәм чараларын күтәрүгә кагыла", - дип басым ясады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев