Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дүшәмбе көнне Тәтештәге “Кадрия” мәчетендә хаҗилар очрашуы булды

Анда олы абыстайлар, Келәштән Ркия Хисамиева, Үтәмештән Гөлсинә Шәмсетдинова, хаҗи һәм хаҗияләр, шулай ук әлеге мәчеттә дин сабагы алучылар да катнаш­тылар.

Мәҗлесне район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Коръән аятьләре белән ачып җибәрде һәм: "Әлхәмделүлләһ, Аллаһының ярдәме һәм сезнең хәер-фатихалар белән Олы Хаҗдан рухыбызны сафландырып, исән-имин әйләнеп кайттык. Быел Татарстаннан - 1800, шул исәптән районыбыздан ун кеше бардык. Арабызда 85 яшьлек әби-бабайлар да, яшьләр дә бар иде. Шөкер, хаҗиларыбызның саны арта бара, бу мәхәлләләргә дә, гаиләләребезгә дә бәрәкәт өсти. Изге гамәлләребез Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылына.

Мондый зур сәфәргә чыгучылар белән җитәкчелек итү (җитәкче - Инсаф хәзрәт үзе, автор искәрмәсе) җиңелләрдән булмады, билгеле. Казаннан самолет белән Җәддәгә очтык. Аннары автобус белән Мәккәи Мөкәррәмәгә бардык һәм уңайлыклары булган кунакханәгә урнаштык, туклану да бик әйбәт иде. Әлеге изге җиргә килеп төшкәч, үзең дә, уй-фикерләрең дә үзгәрә. Көннәр бик эссе торса да, бу сынауны күтәрә алдык. Аллаһы Тәгалә авырлыгы белән бергә җиңеллеген дә бирә. Райондашларым үзләрен бик тәртипле тоттылар, бер-берсен калдырмыйча ярдәмләшеп тордылар.

Иң беренче Кече Хаҗ кылдык. Моның өчен Әл Хәрам мәчетенә бардык. Аның нәкъ уртасында изге йорт - Кәгъбәтуллаһ. Аны тәүвәф кылу җиде әйләнештән тора, соңгы, җиденче әйләнешне үткәч, Кара Таш янында намаз укыдык. Сафа һәм Мәрва тавы арасында догалар кылдык. Аннары чәчләрне кыс­карттык, кече Хаҗ тәмамланды. Анда кешенең күңеле нечкәрә, хәтта зиһенеңне югалт­кандай буласың. Кәгъбәдән якын гына урнашкан мәчет ишек алдындагы Изге Зәм-зәм чишмәсе янында тукталып, сусаганны бас­тык. Хәдистә әйтелгәнчә, җирдә моннан да сафрак су юк. Мина үзәнендә өч көн тордык. Таш атканда да үзе бер хикмәт. Мәздәлифә үзәнендә көне буе догалар кылып, намаз укып тордык. Гәрәфә көнне, Корбан чалу хәбәрен алгач, янә чәчләребезне кыскарттык һәм ихрамнарны салдык. Нихәтле генә арысалар да хаҗиларыбызның йөзләреннән нур бөркелде, үзенә бер яктылык сибелде.

Нурлы Мәдинә шәһәрендә дүрт көн тордык. Пәйгамбәребез, Әбүбәкер Разыйл Аллаһ җирләнгән мәчеттә намазлар укыдык, күз яшьләрен тамызып илебез, районыбыз һәм мәхәлләләребез иминлеге өчен догалар кылдык. Бер-беребез арасында җылылык, ихтирам, татулык булсын иде. Ихлас ниятләребезгә, бара алмаган очракта, Аллаһ Хак Сөбхәнә вә Тәгалә барган әҗер савабын да бирер дигән. Беркайчан да өметне өзәргә ярамый, теләге булган һәркемгә анда барырга насыйп итсен", - диде, барсына да саулык-сәламәтлек теләп, Инсаф хәзрәт.

Очрашуда шулай ук хаҗилар Рөс­тәм Нәфигыйн һәм Рөстәм Җамалетдинов, хаҗияләр Зәйнәп Хөсәенова, Фаилә Галиева, Гүзәл Мингалиева, Ркия Хисамиевалар үзләренең хиссиятләре белән уртаклаштылар.
Мәчет манарасыннан өйлә намазына чакырып моңлы азан яңгырады. Һәм һәркем биш фарызның берсен үтәргә ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев