Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дүшәмбедә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән безнең районда булып китте

ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Валерий Чершинцев озатуында вертолетта район өстеннән очып узганнан соң, "Содружество" ҖЧҖ ашлык басуында беренче эш итеп ул хуҗалык комбайн­чылары һәм механизаторлары белән сөйләште.

"Илебез сезгә таяна, сезнең кебек егетләр безнең җитешлегебезне тәэмин итәләр, сезнең белән горурланабыз, - дип мөрәҗәгать итте аларга Рөстәм Нургали улы. - Тәтеш районының кыр эшләрен лаеклы тәмамлавын телим. Шулай дәвам итегез!"

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукция­ләре үрнәкләре куелган стендларны карагач, Рөстәм Нургали улы дистәләгән еллар район хакына хезмәт иткән, белемнәрен, осталыкларын производствога биргән һәм лаеклы нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчеләрнең кулларын кысып, сәламләде. Аның һәркайсына җылы теләкләре табылды. Авыл хуҗалыгы техникумы директоры Марат Фазлыев белән аралашканда ул кадрларның ничек әзерләнүе, яшь белгечләрнең ничек эшкә урнашулары белән кызыксынды. Анысы үз чиратында, очрактан файдаланып, безнең техникум базасында респуб­лика ресурслар үзәге булдыру идеясен әйтте, моңа каршы Президент: "Төзелештә дә, машина төзелешендә һәм авыл хуҗалыгында да безгә кадрлар кирәк", - дип ­җаваплады.
Район башлыгы Валерий Чершинцев районның төп күрсәткечләрен җиткерде: "Барлыгы 42 хуҗалык бар, шуларның 20се - эре. Бөртеклеләр 42 мең гектар били. Көзге культуралар - 12 мең гектар, киләсе елда 18 мең гектарга җиткерү планлаштырыла. Былтыр 67 мең тонна икмәк җыеп ала алдык, быелгы бурыч - 100 мең тонна. Агымдагы елда барлык программаларны тормышка ашыруга респуб­ликаның районга күрсәткән ярдәме 498 миллион сум тәшкил итте".

Инвестицияле проектлар арасыннан Валерий Чер­шинцев Пролей-Каша ти­рәсендә туркомплексы тө­зелешен, кошчылыкны үстерү (республикада бытбылдык йомыркасы белән төп тәэмин итүче Михаил Чербаев фермасы), ел ахырында файдалануга тапшырылачак минераль су тутыру цехын (Олы Тарханда), җиләк-җимеш җитештерүне телгә алды.

"Киләсе ел Тәтеш районы өчен үсеш ноктасы булачак". Валерий Чершинцев

Уңай үзгәрешләрне бил­геләп, Рөстәм Нургали улы, район мөмкинлекләренең шактый булуына басым ясады. Ул урта һәм кече бизнесның үсә баруын хуп­лады, "үз эшкуарларын тәрбияләргә" һәм "Лизинг-грант" программасында активрак катнашырга тәкъдим итте. "Сезнең шәһәрегез бик матур, Алабуга һәм Чистай белән янәшә торырлык. Моннан файдаланырга кирәк. Туризм булган урында - хезмәт күрсәтү сферасы да үсеш ала", - дип Президент район башлыгының туризмны җәелдерү турындагы фикерен хуплады.

"Иң матур шәһәрләрнең берсе, - дип кабатлады ул һәм, азрак үкенү белән, әлегә җитешеп булмый бит", - диде. Моны туристлык үзәге буларак Тәтешнең дәрәҗәсен күтәрүдә республика башлыгының ышанычлы ярдәме дип санарга мөмкин.

Тәтешлеләрнең Президентка бер генә сораулары булды, аны барлык аграрчылар исеменнән район фермерлары Ассоциациясе җитәкчесе Николай Зотов бирде. Ул Тәтештә ашлык кабул итү предприятиесе эшен яңартуга кагылды. "Нәрсә эшләргә мөмкин булуын уйлап карарбыз. Әлеге мәсьәләне хәл итүне миңа элегрәк җиткерергә кирәк иде", - диде Рөстәм Нургали улы. Тәтешлеләр өчен озак көтелгән объектны тизрәк тәмамлауда ярдәм итү теләге белән, ул бассейн төзелешен дә игътибарга алды.

Республикада гамәлдә булган программалар - юллар, яшь гаиләләр өчен йортлар, клублар, ФАПлар төзү, мәктәпләрне ремонтлау, авылларны яктырту һәм башкалар иртәгәге көнгә ышаныч уяталар.

Районыбызга күрсәтелгән зур ярдәм безнең барыбызга да яхшылыкка яхшылык белән җавап бирүне йөкли: районның социаль-икътисади үсешенә үз өлешебезне кертергә, уңай үзгәрешләрне читтән күзәтүчеләр генә булмаска, республикабыз елъязмасына үзебезнең игелекле эшләребезне һәм инициативаларыбызны язарга.
Республикабыз амбарларына үз кырларының алтынын - икмәкне озатучы "Содружество" игенчеләренең тырыш хезмәтен дә шуңа кертергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев