Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дуслык һәм туганлык байлыктан кадерле

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тәтештә Татарстан халыклары Ассамблеясенең күчмә утырышын уздырды.

Кунакларга без һәрвакыт шат

Әмма пленар утырыш башланганчы, анда катнашучылар шәһәребез белән якыннан таныша алдылар. Экскурсия Дан Монументыннан башланды, анда район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов якташларыбызның героик үткәне турында сөйләде.

Шуннан соң кунаклар Тәтештәге беренче таш бинада - Троицк чиркәвендә булдылар. Валентин атакай, аның турында сөйләгәндә, бер кызыклы мәгълүматка тукталды - гыйбадәтханә шәһәрнең үзеннән дә олырак икән бит. Әгәр шәһәр статусы 1781 елда бирелсә, чиркәү өч ел элек изгеләндерелгән булган. Валентин атакай аның җимерелү һәм яңадан торгызылу этаплары турында искә төшерде.

Шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышып йөргәндә кунаклар Тәтеш ягы тарихы музеенда да булдылар. Аның директоры Наталья Понедельникова бай тарихыбыз, мамонтлар вакытыннан алып (кайчандыр борынгы бабаларыбыз аулаган) бүгенге көнгә кадәр, турында сөйләде. Соңыннан музей хезмәткәрләре аларны үзләре әзерләгән җиләк-җимеш төнәтмәсе (алкогольсез) һәм иртәдән үк биредә пешерелгән пироглар белән сыйладылар. Мондый сервис барсына да ошады.

Ату стенды да кунак­ларда матур истәлек калдырды. Биредә алар Тәтеш йолдызлары катнашында хатын-кызлар арасында Татарстан халыклары Ассамблеясе призына финал ярышларын күрделәр. Аларда Ольга Фирсова җиңүче булды, әлбәттә, икенче һәм өченче урыннарны алган Ландыш Кварталова белән Екатерина Понедельникова да төз атулары белән сокландырдылар.

"Без очкан тәлинкәләрне күрергә дә өлгермибез, - дип гаҗәпләнүләрен белдерделәр Ассамблея­дә катнашучылар, - ә кызлар аларны чәлпәрәмә китерәләр". Шуларны күреп гаҗәпләнүчеләрнең берсе: "Тәтеш өстеннән үрдәкләр дә очарга курка торганнардыр инде", дип тә шаяртты.

Мәргәннәргә бүләкләрне Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Ә педкөллияттә "Тәтеш муниципаль районында милли мәгариф"не тәкъдим итү булды, анда Ассамблеядә катнашучылар алдында районның дүрт мәктәп директоры - шәһәрдәге 1нче һәм татар, Кошки-Новотимбаево һәм Киртәле - чыгыш ясады. Тәкъдим итү җыр белән тәмамланды, аны Халидә Латыйпова җитәкчелегендәге көллият укучылары хоры башкарды. Әйтергә кирәк, ул шулкадәр матур һәм күңелләргә үтеп керерлек булды, хәтта тәннәр чымырдап куйды диде, тәкъдим итүдә катнашучыларның күбесе. Шуңа да башкаручыларны көчле алкышларга күмделәр һәм "шәп", "афәрин!" дип тә кычкырдылар.

Ә Фәрит Мөхәммәтшин район мәгариф учреждениеләренә "күп төсле байлыкны саклый беләсез", дип рәхмәт белдерде. "Бер мәдәниятлелекнең, - диде ул, - бернинди яхшы ягы да юк, шуңа да Татарстанның күп милләтлелеге - ул бөтен республиканың байлыгы".

Пленар өлеш башланырга санаулы минутлар калды, утырышта катнашучылар аны район мәдәният йорты каршындагы мәйданда уздырдылар, анда аларга безнең якның төп халкы - руслар, татарлар, чуашлар һәм мордвалар үзләренең кунакчыллыкларын күрсәттеләр. Биредә шулай ук милли ризыклар, шул уңайдан украин, әрмән, әзәрбайҗан һәм үзбәк ашларының да күп кенә үрнәкләре тәкъдим ителде.

Аңлашу һәм хезмәттәшлек рухында

Район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов Ассамблея советының пленар утырышында Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча Тәтеш районының эш тәҗрибәсе белән уртак­лашты. Кунакларны дүрт телдә дә сәламләп, ул, Фәрит Мөхәммәтшин әй­­түенчә, "хакимиятнең күпкырлы эшен яктыртып, аның өстен­лек­ләрен һәм мөһимлеген билгеләп, тирән эчтәлек­ле доклад ясады".

- Күп нәрсәгә ирешкәнсез, - дип дәвам итте ул. - Тәтешлеләрнең дус гаиләдә яшәүләре кешеләрнең йөзләрендә чагыла, мондый нәтиҗәгә ничек ирешә аласыз?

- Бергәләшеп, - дип җавап бирде Мөхәррәм Мансурович.

Көнлек программаның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп, Ассамблея советы Тәтеш районында республика милли сәясәт концепциясенең тормышка ашырылуына уңай бәя бирде. Утырышта катнашучыларга тагын бер сөенечле бүләк ясадылар - районда гына түгел, ә республика, Россия күләмендәге чараларда абруйлы катнашып килүче Урюм "Умарина" ансамбле чыгышы булды. Фәрит Мөхәммәтшин алкышлар астында кол­лективка Татарстан халыклары Ассамблеясе Мактау грамотасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X