Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Әфганчылар” элекке булмый

Чигәләренә чал төшкән Ватанның батыр сакчылары һәлак булган барлык сугышчы-интернацио­­нал­чыларны искә алу көнендә кабат җыелдылар.

Әфган сугышы алар язмышын тегермән ташы аша уздырды. Борчулар һәм һәлакәтләр белән тулы хезмәт еллары чирек гасырга артта калды.
Тән җәрәхәтләре төзәлсә дә, йөрәк яралары һаман да әрни. Шуңа да илебезнең көньяк чикләрен саклау­чы егетләр ул елларны теләми генә искә алалар. Чын солдат дуслыгы бу көнне аларны ел саен бергә җыя. Хатыннары, балалары килгәннәр, һәлак булучыларның туганнары да тын гына бер читтә басып торалар. Чарада катнашучы иң нәни кеше - Владимир Безроднов кулында. Ике яшьлек Данила "дошман", "вертушка", "яшел", "йөк-200" дигән сүзләрне ишетмәсен иде.

"Әфганчылар" кочак­лашып күрешәләр. Алар төрле, һәркайсының язмышы да үзгә: кемдер уңышка ирешкән, кемдер тыйнак эш кешесе, ни аяныч, "кайнар нокталарда" хезмәт иткәннән соң тормышка җайлаша алмаучылар да бар.

Бу очрашу алар өчен бик тә мөһим. Бер-берсе белән сөйләшеп туя алмыйлар, әйтерсең лә шул үткәннәргә - яшьлек, яшәү дәрте көчле булган елларга әйләнеп кайталар.

"Без, Бөек Ватан сугышы елларында фашизмга каршы көрәшкән һәм Җиңү, җирдә тынычлык хакына бик кыйммәт түләүчеләр, сезгә, безнең балаларыбызга, оныкларыбызга, сугыш еллары буйлап узарга туры килер дип уйламадык", - диде хәтер плитәсе янындагы митингта Александр Майоров.

"Ниләр кичерүе хакында берни дә сөйләми ул, - диде район мәдәният йортына сугышчы-интернационалчыларны хөрмәтләү кичәсендә "әфганчы" хатыны Александра Николаева. - Әмма бергә яшәү елларында мин аның әле дә шул сугыш хатирәләре белән яшәвен сизәм. Кайвакыт төшендә саташып кычкырып уяна... Чит-ят комлык­ларда сугыш, көрәштәш дусларыңның һәлак булуы, үлем фаҗигаләре турындагы хатирәләрне, әлбәттә, йөгәнләп булмый. Ә медальләрен тагып йөрми, мин аларны һәр елны үзем белән алып киләм. Менә карагыз, - дип ул алсу төстәге бәрхет мендәрчеккә кадалган "Рәхмәтле Әфган халкыннан - сугышчы-интернационалчыга" дигән медальне сак­лык белән сыпырып куя. - Сугышчан бүләкләрне тагарга кирәк, ул бит аларны утлы сугышларда каны белән яулап алган".

Экранда - 1989 елның 15 феврале, СССР белән Әфганстанны аерып торган Амудәрья аша салынган күпер. Совет гас­кәрләренең чикләнгән контингентының 40нчы армия командующие генерал-лейтенант Борис Громов соңгы булып чыга. Тугыз елдан артыкка су­зылган сугыш тәмам.
"Бу көн барлык һәлак булучыларны искә алу гына түгел, үзенең сугышчан һәм гражданлык бурычын батырларча, намус белән үтәп өйләренә әйләнеп кайтучыларның барсына да тирән рәхмәт һәм хөрмәт күрсәтү көне дә, - дигән сүзләре яңгырады трибунадан район башлыгы Валерий Чершинцевның. - Азаккача антларына тугры булган бөтен сугыш солдатлары, якташларыбыз алдында баш иябез".

ТР Хәрби комиссариатының Тәтеш муниципаль районы бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллин рәхмәт сүзләренә кушылып, сугышчылар үзләренең кешелеклелек сыйфатларын - каһарманлык, чыдамлык, игелеклелек - күрсәттеләр дип басым ясады. Сәгать саен үлем белән күзгә-күз очрашсалар да, хәрби антларына, сугышчан һәм гражданлык бурычларына тугрылык сакладылар.

"Ватанпәрвәрлек, Туган илгә мәхәббәт, аңа туг­рылык, аны дошманнардан саклау, аның мәнфәгатьләренә хезмәт итү - бөек һәм зарури хис, изге бурыч. Без аны Ватанабыз алдында лаеклы үтәдек", - диде сугышчы-интернационалчыларның район Советы рәисе Юрий Савин. Чирек гасырдан соң игълан ителмәгән, геройларча һәм фаҗигале сугыш турында Үзәк телевидение каналы аша бөтен дөреслекне сөйләгәч, тамак төбенә төер утырды. Сугышны солдатлар башламыйлар...
Мәрмәр истәлек плитәсе итәгенә кәнәфер чәчәк­ләре салынды. Ак карда кызыл чәчәкләр яна, әмма хәтер сүрелми...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев