Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эфир тапшыруына күчәбез

Татарстанда санлы эфир телевидениесе челтәрләрен төзү дәвам итә.

Бу эш белән ТР радио-телевидение тапшырулары үзәге (РТТҮ) шөгыльләнә. 2012 елның 1 мартында казанлылар санлы эфир телетапшыруларын карый башладылар. Бүгенге көндә ул Татарстан районнарында да тормышка ашырыла һәм 2015 елга республикада яшәүчеләрнең 95 проценты санлы 20 эфир каналын бушлай кабул итә алачак.

Бу җомгада Тәтештә саннарны тантаналы тәкъдим итү булачак. "Татарстан Республикасы РТТҮ" ТРРС филиалы директоры Владимир Якимов районыбыздагы хәлгә бәя бирде.

- Бүгенге көндә районда яшәүчеләрнең 91 проценттан күбрәгенең Тәтеш, Олы Тормы һәм Кадышта урнашкан телеретрансляцияләрдән беренче мультиплекс телепрограммалар пакетын кабул итү мөмкинлеге бар. 2014 ел ахырына кадәр телеретрансляция Буада төзеләчәк, тәтешлеләр аның аша да сигналларны ала алачаклар. 2014 елда икенче мультиплекс телепрограммалар пакетын эшләтеп җибәрүне планлаштырабыз, нәтиҗәдә яхшы сыйфатлы 20 телепрограмманы бушлай карап булачак. Күңелле ял һәм уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев