Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшкә керешергә вакыт

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров (рәсемдә уңда) район активы белән очрашты.

Ул Россия Федерациясе Президентын булачак сайлауларда актив катнашырга чакырды, һәм реаль эшләр өчен тавыш бирергә кирәклеген искәртте. Ниндидер эшләп җиткермәүчәнлекләр һәрвакыт бар һәм булачак, диде депутат, әмма моны сәбәп итеп куярга кирәкми. Әлбәттә, эшләү­гә караганда, тәнкыйть итүе җиңелрәк.

Ринат Хәйров шулай ук залдан бирелгән берничә сорауга җавап бирде - болар спорт-сәламәтләндерү комплексының өченче блогы (анда бассейн булачак), морг төзелешен, яшь гаиләләр өчен торак төзелеше дәүләт программасын финанслау, суга тарифлар, пристаньга юл.

Кайбер сорауларга райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев җавап бирде. Күтәрелгән проблемаларның күпчелеге, диде ул, иң якын араларда хәл ителәчәк, әмма барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләргә, җирлек башлыкларына эшкә җитди керешергә вакыт. Әлегә, аянычка каршы, кайбер гади генә мәсьәләләр дә бездә районның беренче заты үзе кушылгач кына хәл ителә. Ва­лерий Чершинцев шәһәр урамна­рын кардан чистарту эшен (бу мәсьәләдә сизелерлек алга китеш булса да), урамнарны яктыртуны тәнкыйтьләде. Без шәһәребезгә туристларны җәлеп итү турында торган саен ешрак сөйлибез, әмма Тәтешнең тарихи үзәгендәге биналар сайдинг белән тышланган, ә туристларны андый заманча материаллар белән җәлеп итеп булмый, аларга борынгылыкны күрсәтергә кирәк. Шулай ук, дип тәкъдим итте райбашкарма комитеты җитәкчесе, шәһәребезнең үз йөз таныкламасын булдыру бер дә начар булмас иде, моның өчен хәтта махсус конкурс игълан итәргә дә мөмкин. Бәлки безгә танылган кырпы балыгына һәйкәл куяргадыр? Туристларны андый гаҗәп-балык һичшиксез кызыксындырыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: совет