Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөкләмәләр – контрольдә

Дүшәмбе көнне Тәтеш район башлыгы Валерий Чершинцев Килешүләрне имзалады.

Райбашкарма комитетының социаль-икътисади һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы Юлия Гасимова "2013 елда авыл хуҗалыгын үстерү" программасының планлы күрсәткечләре Килешүләрен үтәү һәм 2014 елга үсеш фаразлары турында доклад белән чыкты.

2013 елда районның барлык төр хуҗалыклары 2,4 миллиард сумлык (агымдагы бәяләрдә) авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештергәннәр, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә - 1,1 миллиард сумлык, бу 2012 елга карата - 112 процент.

Агропром эшчәннәренең айлык уртача хезмәт хакы 2012 ел белән чагыштырганда 112 процентка арткан һәм 12560 сум тәшкил итә.

Былтыр продукция сатудан, башкарылган эшләр һәм хезмәтләрдән акча кереме 883 миллион сум (былтыргыга карата 94 процент) тәшкил иткән. Әле район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 645 миллион сумлык сатылмаган шикәр чөгендере һәм 30 миллион сумлык иген уңышы бар.
2013 елда 977 миллион сумлык, шуны исәпкә алып, продукция сатылган, ягъни 2012 елгы дәрәҗәдән 30 миллион сумга күбрәк.

"Сафиуллов" КФХ, "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ, "Содружес­тво" ҖЧҖ, "Авангард" ҖЧҖ Килешүләрне үтәүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
Юлия Гасимова билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләренең берсе дә Килешүләрне тулысынча үти алмаган. Шулай да Алабирде, Зур Әтрәч, Олы Тормы, Олы Тархан авыл җирлекләре план күрсәткечләре үтәлешен 70 проценттан арттырганнар.

Валерий Сергеевич, Килешүләрне имзалаганнан соң аларны авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә, КФХ башлыкларына һәм авыл җирлекләре башлыкларына тапшырды. Ул алган йөкләмәләрне үтәүдә шәхсән җаваплылыкны искә төшерде. Нәтиҗәләр - ярты еллык йомгак­лары, ә кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм җирлекләре буенча квартал саен тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агропром