Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөрәк әрнүе кимеми

Тәтешлеләр, бөтен илебез кебек, Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтте.

Бу истәлекле дата - Ангола һәм Мозамбикта, Сирия һәм Вьетнамда гомерләрен куркыныч астына куючыларга, элекке союздаш рес­публикаларда кайнар нокталарны "сүндерүчеләрне" күзалласа да, шулай да ул элеккечә беренче нәүбәттә Әфганстан белән ассоциацияләнә.

Совет армиясе ул илдә 9 ел да 1 ай һәм 19 көн булды. Тарих үлчәүләре буенча ул - мизгел, ана өчен - мәңгелек... Безнең районнан 117 кеше Әфганстанда интернациональ бурычын үтәде, аларның күпләре өйләренә сугышчан бүләкләр белән кайттылар. Ә биш солдатыбызны цинк табутта кайтардылар. Алар - Олы Тормыдан Шамил Әхмәтҗанов һәм Хәмит Мусин, Тоншермадан Геннадий Илюшкин, Иоководан Андрей Потапов, Зур Әтрәчтән Гомәр Миңгалиев. Алар истәлеге мәңгелек.

Район мәдәният йортында уздырылган тантаналы чара аларга һәм һәлак булган меңләгән сугышчы-интернационалистларга багышланды. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләде һәм "әфганчыларның" районның иҗтимагый тормышында актив катнашуларын билгеләп үтте. Соңгы совет солдаты Әфганстаннан 1989 елның 15 февралендә чыкты. Шул көннән бирле егерме өч ел узса да, йөрәк әрнүе кимемәде. Шуңа да Сергей Ерастов "Я погиб на афганской войне" җырын башкарганда, мәдәният йортына килгән күпләрнең күзләрен яшь пәрдәсе каплады.

Егетләр чит илдә сугыштылар, ә үзләрендә аларның җиңүләре хакында беркем дә диярлек белмәде. Илебез олимпиада уздырды, ә шул вакытта аның малайлары чит җирдә һәлак булдылар, дип билгеләп үтте йөрәк әрнүе белән, район сугышчы-интернацио­налистлар советы рәисе Юрий Савин. Шулай булгач, дәүләтебез тарихының аерым сәхифәләре егетләребез каны һәм аларның әниләренең күз яшьләре белән язылган булуын онытмаска кирәк. Бу көннең районда лаеклы дәрә­җәдә билгеләп үтелүе өчен рәхмәт, өстәвенә, тантаналы чараларда һәрвакыт мәктәп укучылары да катнашалар. Чөнки без үз каһарманнарыбызны онытмау белән беррәттән, үсеп килүче буынны да алар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата