Эшеңне яратырга кирәк
"Яңа юл" ҖЧҖ сыер савучысы Илсөя Әхмәдуллина яулаган үрләреннән чигенми.
Узган ел ул ферма буенча рекорд куйган. Гыйнварны да беренчелектән чигенмәү омтылышы белән башлап җибәргән һәм бүгенгесе көндә 20шәр килограмм сөт сава.
- Барсы да гади, - ди ул, - сыерларны яхшы итеп карарга, эшеңне яратырга кирәк, шул чакта нәтиҗәсе дә булачак.
Илсөя - терлекчеләр нәселенең төпчеге. Әнисе дә сыерлар сауган, апасы Гөлфирә Нотфуллина һәм абыйсының хатыны Гөлнара Хәсәнова да биредә хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев